Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
27 февраль 2019, 16:42

ИЛНАР ГЫЙЛЬМАНШИН: БАЯНСЫЗ ЯШИ АЛМЫЙМ

– Илнар, җыр-моңга ничә яшьтә тартыла башладың?– Өйдә әтинең баяны бар иде. Шул баянда уйнарга өйрәндем дияргә була. Икенче сыйныфта тәүге тапкыр баянда уйнап, җыр җырлаганымны хәтерлим. – Кайда белем алдың?

– 9 сыйныфны тәмамлагач, Уфаның 2 санлы педагогика көллиятенә музыка укытучысы белгечлеге буенча укырга кердем. Арытаба сәнгать училищесында халык оркестры кораллары бүлегендә баян классы буенча белем алдым. Беренче “Рубин-6” баянын педагогика көллиятендә белем алганда сатып алып бирделәр.
– Илнар, баянчыдан җырлауга ничек күчтең?
–Студент чакта ук җырлаштыра идем. Шунда ук җырчылар белән концертларында катнашып йөри башладым.
– Нәрсәләр белән мәшгульсең әле?
–Быелдан республика авыл-лары буйлап концертлар оешты-рырга булдык.
– Ничек соң? Концертларыңа йөриләрме?
– 6 кешедән команда тупладым да башлап җибәрдек. Беренче концертым Чакмагыш районы Митрә-Әюп авылында үтте. Әле инде 12 авылда концертлар куйдык. Яшермим, беренче өч авылда залда 27-30 тамашачы гына булды. Ләкин бу аңлашыла да. Кеше әле мине бик белеп бетерми. Шул 30 тамашачы арасыннан ВКонтакте, Инстаграм битләрендә уңай бәяләмәләр язылгач, аудиториям үсә башлады, чираттагы концертка 80нән артык тамашачы җыелды, Аллаһка шөкер. Әйткәндәй, залда ничә кеше булуына карамастан, без рәхәтләнеп чыгыш ясадык.
– Синең тамашачың кем ул? Өлкән яшьтәгеләрме, яшьләрме?
– Миңа гадәттә яшь кызлар йөри (көлә. –авт.), һәм балалар да күренә башлады. Бу күңелгә аеруча якын.
– Шоу-бизнеска кереп кит-кәнсең дияргә буладыр сине. Клиплар төшерү, җырлар яздыру, сатып алу кыйммәткә төшмиме? Алар үзен аклыймы?
– Әлегә 6 клип төшердем. Җырларыма музыканы үзем язам, сүзләрен Гөлфия Шакирова иҗат итә. Кыйммәткә төшмиме дигәндә инде... теләсә нинди эшкуар сезгә 3 тиен салмыйча 5 тиен алып булмаячагын әйтәчәк. Мин моны яхшы беләм һәм әзермен.
– Команда тупладым, дисең. Димәк, синең продюсерың юк?
–Юк. Барын да үзем оештырам әлегә.
– Илнар, кешеләрдә иң яратмаган сыйфатың нинди?
– Әйткән сүзендә тормаган кешеләр белән араны кырт өзәм. Аның белән арытаба аралаша алмыйм.
– Җырчылар, музыкантлар арасында дусларың бармы?
– Бар, әлбәттә.
– Ә алар сиңа конкурент түгелме?
– Юк. Кемдер миңа конкурент булырлык дәрәҗәгә кадәр үсмәдем әле.
– Читтән караганда иҗат өлкәсе җиңел эш түгел кебек тоела миңа. Гел тонуста булырга кирәк, эзләнергә, ниндидер яңалык алып килергә. Ташлыйсы килгән чакларың булмадымы?
– Чынында бер эш тә җиңел түгел инде ул. Ләкин җырлау, баянда уйнау, көйләр язу миңа бик ошый. Шуңа күрә кулдан килгәнчә тырышып эшләргә дигән уйлар белән яшим.
– Күптән түгел генә гаилә коргансың. Кәләшең социаль челтәрләрдәге “лайк”лардан, постлардагы сокланулы коммен-тарийлардан көнләмиме?
– Сизелми әлегә (көлә. – авт.) Русча әйткәндә, “конфетно-букетный” чор дәвам итә әле.
– Социаль челтәрләр темасына кагылмый булдыра алмыйм. ВКонтактеда, Инстаграмда ничә язылучың бар? Сәхифәләреңне үзең алып барасыңмы?
– Инстаграмда – 22000, ВКонтактеда – 10000 якын. Әйе, сәхифәләремне үзем алып барам. Син шушы өлкәдә эшлисең, иҗат итәсең икән, даими рәвештә үзең хакында кешеләрнең исенә төшереп торырга тиешсең. Шуңа постлар язуга, видеолар урнаштыруга, язылучыларның күпсанлы комментарийларына (алары да төрле булырга мөмкин: уңай да, кире дә) тыныч карыйм. Алар кирәк. Җитмәсә, бу үзенә күрә реклама да.
– Илнар Гыйльманшин ничә сум тора?
– Банкетлар турында сүз алып барганда, мин үзем бәйрәм алып баручы түгел. Чыгыш ясарга чакыручылар бар. Акчасын төрлечә алам.
– Илнар, үзаллы чыгыш ясый башлаганчы кемнәр белән эшләдең?
– 2 курстан ук Ризван Хәкимов төркемендә баянчы булдым. Ризван абый Хәкимов минем тормышымда бик зур роль уйнады. Мәктәптә үк яшьтәшләрем “Руки вверх” җырларын һушлары китеп тыңлаганда, мин Ризван Хәкимов җырларын тыңлап үстем. Барлык композиторлар арасында ул минем өчен беренче урында тора. Зур сәхнәгә дә башлап Ризван абый үзенең “Моңнар кайтсын авылга” җыры белән чыгарды. Рәхмәтем чиксез аңа. Халидә Бегичева белән ел ярым концертлар куеп йөрдек. Соңгы 4 елдан артык вакытым Әнвәр Нургалиев төркемендә үтте. Баянда уйнадым, җырладым. Концерт администраторы булып та эшләдем. Зур мәктәп булды ул. Иң элек Әнвәр абый мине сәхнәдә үзеңне ничек тотарга, нинди җырларга өстенлек бирергә, нәрсә кияргә, нинди стиль сайларга, халыктан үзеңне ничек яраттырырга өйрәтте. Ул миңа үзаллы чыгышлар ясарга тәкъдим итте дә инде. Популярлыкны да аның концертларында яуладым дип әйтә алам. Беренчедән, гастрольләрнең географиясе зур. Икенчедән, концертларына олылар да, кечеләр дә йөри. Аны тыңлаучылар мине дә тыңлый башлады.
– Әңгәмә өчен рәхмәт, Илнар! Концертларыңда уңышлар теләп калам.
Әлфия БИКМУРЗИНА."Өмет" газетасы сайтыннан.
Читайте нас: