Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
27 февраль 2019, 15:47

Ришат Төхвәтуллин: "Татар телен модага кертергә кирәк"

Бүген һәр тарафта татар халкының милли стратегиясен саклау һәм үстерүне тикшерү бара. Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин “Азатлык”радиосының: "Бу стратегиягә нәрсә тәкъдим итер идегез?" - дигән соравына түбәндәге җавапны биргән.

— Монда татар телен модага кертергә кирәк. Балалар бакчасында, мәктәптә кеше татарча сөйләшергә оялмасын. Әлбәттә, күп нәрсә хөкүмәттән дә тора. Хөкүмәт тарафыннан күп кенә мәсьәләләр куелырга һәм төгәл тикшерелеп барырга тиеш.
Шулай да бүгенге көнгә кадәр татар теле булу белән без, беренче чиратта, Илһам Шакировка рәхмәтле булырга тиешбез. Ул безгә үрнәк күрсәтте, татар телен онытып баручылар арасында, Илһам абыйның җырын ишеткәч, кире татар телен өйрәнүчеләр күп булды. Менә шундый үрнәккә тукталыйк бу мәсьәләдә. Җыр, сәнгать белән татар телен алып калырга кирәк.
Телебезне пропагандалау бетсә, ул 5 елда гына түгел, тизрәк тә бетәргә мөмкин. Үзебезнең телне, гореф-гадәтләрне үзебез саклап калырга тиешбез. Бу, беренче чиратта, гаиләдән килә.
Социаль челтәрләрдән.
Читайте нас: