Аллаһы Тәгалә безнең барыбызның да сау-сәламәт һәм бәхетле булуыбыз өчен дөньяда барысын да кылган. Кайбер кешеләр кайвакыт сорау бирәләр: «Ә ни өчен соң Аллаһы Тәгалә ул тыелган нәрсәләрне бар кылган һәм хәмернең дә булуына юл куйган? Аллаһ теләмәсә, хәмер булмас иде бит». Чыннан да, әгәр Раббыбыз теләмәсә, хәмернең җирдә әсәре дә булмас иде. Әмма шул ук вакытта без Раббыбызның күпме нигъмәтләреннән мәхрүм калыр идек.
Бүгенге көндә без нинди гаҗәеп фән үсеше чорында яшибез. Өйләребез утынсыз җылына, су кергән һәм чыккан, җирдә йөри торган, һавада оча торган, суда йөзә торган транспортларыбыз бар. Элекке заманда бабаларыбыз айлар буе йөргән юлларны без бер-ике сәгать өчендә йөреп чыга алабыз. Шифаханәләрдә нинди генә авыруларны дәваламыйлар, төрле операцияләр ясыйлар. Ә бит бу эшләрнең күбесендә төрле составтагы спирт кулланыла. Шуңа да хәмернең (спиртның) файдасын без бүгенге көндә фән өлкәсендәге кулланышларда күрәбез. Әмма Аллаһы Тәгалә хәмерне безгә карыныбызга кабул итәргә тыйды.
Хәтта безнең тәнебез үзенә кирәк кадәр микъдардә спиртны үзе булдыра. Артыгы тәнебезгә зарар китерә, акылыбызны томалый һәм төрле җинаятьләргә этәрә.
Бүгенге көндә Раббыбызның аятьләренә игътибар итмичә хәмер кулланган кешеләрдән килгән зарарны бит санап бетергесез. Хәмер эчү сәбәпле күпме янгыннар чыга, ул янгыннарда әти-әниләре белән бергә яшь балаларның да һәлак булганнарын еш ишетәбез. Күпме юл фаҗигаләре теркәлә, сугышулар, кеше кыйнаулар, кеше үтерүләр, көчләүләр – күбесе бит исерек килеш эшләнә.
Дөньяга зәгыйфь балалар туа, алар әти-әниләренең хәмер эчүләре аркасында гомерләре буе авыру булып яши. Җитештерү өлкәләрендә дә исерек килеш эшләнгән күмпе ватык товарлар, яраксызга чыгарылган күпме җиһазлар бар. Ә иң куркынычы – хәмер бит безне Раббыбыздан ерагайта, йөрәгебезне каралта, акылыбыздан аера. Акыл – адәм баласына бирелгән иң олы нигъмәтләрнең берсе булып тора. Акыл белән без бүтән җан ияләреннән аерылып торабыз. Ә хәмер безне шушы нигъмәттән мәхрүм итә. Аллаһы Тәгалә адәм баласына күркәм нәрсәләрне, игелекле гамәлләрне яратуны салган. Шуңа гөнаһлы гамәлләр адәм балаларына чиркангыч булып күренә. Иблис тә моны белә, безне гөнаһка этәрү җиңел түгел икәнен аңлый һәм безне юлдан яздыру өчен үзенең коралларын куллана. Ул коралларның берсе булып хәмер тора. Әгәр иблис хәмерне эчерә алса, соңыннан безнең белән курчак белән уйнаган шикелле уйнап, теләсә нинди гамәлләрен дә кылдыра ала.
Коръәни Кәримнең «Бәкара» сүрәсендә Аллаһ Раббыбыз әйтә: «Аллаһу Тәгалә хак мөэминнәрнең хуҗасы, аларны бидегәт, хорафәт караңгылыгыннан чыгарып, Коръән, сөннәт яктылыгына кертер. Аллаһуга яки Коръәнгә ышанмаган һәм Коръән белән гамәл кылмаган кешеләрне шайтан юлы булган бидегәт, хорафәт караңгылыгына кертер. Адашу караңгылыгында булган кешеләр – җәхәннәм уты әһелләре, алар анда мәңге калырлар» («Әл-Бәкара/Сыер», 2:257).
Хәмер кулланган кешеләрнең дә айлар буе айный алмыйча караңгылыкка һәм золымлыкка күчкәннәрен, көннән-көн йөзләре каралып, кешелек сыйфатларын югалтканнарын еш күреп яшибез. Ә ничек көрәшергә соң?
Тарих битләренә карасак, зур дәүләтләр дә хәмер белән көрәшеп карадылар. Тик хәмер эчү барыбер киңрәк таралды һәм тамыр җәйде, хәтта хатын-кызлар, яшүсмерләр һәм балалар арасына да үтеп керде. Ә Пәйгамбәребез (с.г.в.) гарәпләрне хәмердән аеру өчен бер дирһәм дә тотмады, бер виноград агачын да кисмәде һәм һичкемне дә җәзага да тартмады. Әмма хәмерне судан да күбрәк эчкән гарәп халкын хәмердән аерды. Ничек Пәйгамбәребез (с.г.в.) бу эштә җиңүче булды? Берсүзсез, Аллаһның ярдәме вә Аның караңгылыктан нурга чыгаручы дине белән. Хәмергә һәм бүтән зарарлы нәрсәләргә каршы тору, алардан котылу һәм дәвалану чарасы – ул күңелләребезгә иман нуры кертү. Аллаһы Тәгаләне ярату, Аның әйткәннәрен үтәү һәм тыйганнарыннан тыелу безне мәңгелек бәхеткә китерүче гамәл булып тора. Хәдис: «Аракы эчкән кеше – шайтанга табынган кеше кебек».
Бүгенге көндә күп сәүдәгәрләребезнең хәмер сатып, бөтен яшьләребезне бозып, үзләре бай һәм бәхетле яшәргә омтылуларын күрәбез. Бәлки беренче мизгелдә ниндидер табышлар алсалар да, машиналар алып, зур йортлар корсалар да, көннәрдән бер көнне алар үзләре үк исерткән һәм хәмер эчүдә ярдәм иткән исерекләрдән бәла-каза һәм җәфа күрүдән имин түгел.
Бу дөнья – безнең өчен бер сынау мәйданы. Ошбу дөньядагы сынауларыбызны, имтиханнарыбызны Аллаһ Раббыбыз җиңеллек белән үтәп, Ахирәттә мәңгелек нигъмәтләре белән нигъмәтләнергә насыйп әйләсә иде.