Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
7 март 2019, 11:45

Изгелекнең иртәсе-киче юк

Туган җиребезнең горурланырлык, яшь буынга үрнәк булырлык шәхесләре бихисап. Аларга мәктәп укучылары белән игътибар һәм хәстәрлек күрсәтү матур традицияләребезнең берсе булып тора. Бөек Ватан сугышы ветераннары, аларның тол хатыннары, тыл хезмәтчәннәре мондый очрашуларга аеруча шат.

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан мәктәпнең «Данко» волонтерлар отряды хезмәт ветераны, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, БАССРның атказанган укытучысы Ирина Локманованы тәбрикләргә килде. Ул бар гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган хөрмәтле укытучы. Кыз һәм малайлар аңа хуҗалык эшләрендә ярдәм итте, бәйрәм белән тәбрикләп, ныклы сәламәтлек, озын гомер, имин тормыш теләде.
Лузинә Гәрәева, Югары Тәтешле 1нче мәктәбе өлкән вожатые.
Читайте нас: