Кич җитсә, гармунчы егет гармунын уйнатып урамга чыга. Аңа ияреп, шау-гөр килеп клубка юл тотабыз. Барыбыз да балкып торабыз, шатбыз. Иң матур, бәхетле, бер кайгысыз чак! Тик нигәдер Чулпанның әнисе генә үз балаларын барыбыздан да өстен куярга яратты. Безнең белән аралашуларын ошатмады, һәрберебезнең гаебен табып кына торды. Янәсе, аның балалары открыткадагы артистларга тиң (элек бит шундый открыткалар саталар иде). Балалары чибәр, сүз дә юк. Чулпан да, аның эне-сеңелләре дә безнең белән әйбәт аралаша иде. Без дә, аларның әнисе сүзенә карамый, үз күреп, дус булып үстек. Үзләре юкта гына шаярып, «теге открыткалар» дип сөйләп ала идек, тик бер кабат та әйтеп үртәшүче булмады шикелле.
Менә шулай вакыт үткәне сизелми дә калды – үсеп, төрлебез төрле якка таралыштык. Һәркемнең үз тормышы, үз узмышы, дигәндәй. Апамнар ерактан Яр-Чаллы шәһәренә күченеп кайткач, күреп хәл белеп кайтыйм, дип аларга юлландым. Урнашканнар, монда да бик матур итеп яшәп киткәннәр. Бер күрешү – бер гомер, дигәндәй, сөйләшеп сүз бетмәде, әти-әни, туганнарны сагынып искә алдык. Ә бер көнне апам белән урамда йөргәндә теге «открытка» Чулпанны очраттык. Күземә күренәме әллә, дип торам – килеп кочаклап алды. Мин дә яшь түгел, ул миңа караганда да картрак тоелды. Мин аңа ничек күренәм икән, дип уйлап куйдым. Хәл-әхвәл сораштык. «Сезне иртәгә үк машинабыз белән кунакка килеп алабыз. Үз йортыбыз белән торабыз. Машинабыз иномарка», – диде ул. Ике кызы да зур эштә эшли икән. Тезеп китте, мактап туя алмый. Апам: «Ярар, ризык җитешсә, барырбыз», – диде. Мин исә, яшьтәшләрчә төрттереп, килеп алсаң, барырбыз, дидем. Адресны, телефон номерларын язып алды. Хәтсез торгач, апалардан кайтып киттем – шалтыратучы да, килеп алучы да булмады. Ярар ла, кешедә кеше кайгысы мыни, дип уйладым.
Үзебезгә кайткач, Сиринә дустым килеп керде. Ул да еракта яши, сагынышканбыз. Ихластан кочаклашып күрештек. Сөйләшә-сөйләшә чәй эчәбез. Мин апамнарның Яр-Чаллыга күченүләрен, аларга барып кайтканымны сөйләдем. Зур яңалык сыман Чулпан белән күрешүем турында әйттем. Минем аның турында сөйләвемә һич аптырамады Сиринә. Тик, өен, машинасын сөйләдеме, кунакка килеп алам, дидеме, телефон номерыңны, адресыгызны язып алдымы, үзенекен бирмәдеме, ише сораулар яудыра башлады «Сиринәәә, әллә син күрәзәчегә әйләндеңме, элек андый сәләтең юк иде бит», – дим рәхәтләнеп көлә-көлә. «Юк, күрәзәче түгел мин. Синең кебек беркатлы бер кеше генә. Минем улым гаиләсе белән шул шәһәрдә яши. Елына әллә ничә барып кайтам. Кайчак Чулпанны күрәм. Күргән саен адресны, телефон номерын язып ала. Иртәгә үк машина белән килеп алам, дип сайрый. Ничә күрсәң дә шул сүзне сөйли. Бер тапкыр да шалтыратканы булмады, кая инде ул килеп алу. Үз адресын бирми, килерләр, дип куркадыр. Берсендә күрдем – лаякыл исерек, алпан-толпан атлап килә. Агыч артына качып калдым, ярый күрми үтеп китте», – диде Сиринә.
Мин телсез калдым – имәндә икән чикләвек. Гайбәт сөйләү – зур гөнаһ. Минем бу язмамны гайбәт итеп түгел, гыйбрәт итеп кабул итсәгез иде. Һәркемнең үз баласы үзенә газиз, кадерле. Чулпанның әнисе үзләрен өстен куеп, балаларының дусларын кимсетеп ямьсез сүзләр сөйләде, гамәленең ахырын аңлап җиткермәде. Әниләребез: «Алдагысын Аллах белә, ахыры имин булсын», – дигәндер. Сабыр иткәннәр, тиргәшеп ямьсезләнеп йөрмәделәр. Шулай да күңелләре нык рәнҗегәндер.