Тәтешле хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
TelegramVK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
11 март 2019, 16:44

Мәче хуҗаларын үлемнән коткарган

АКШта мәче өлкән яшьтәге хуҗаларын үлемнән коткарган.

Ир белән хатын гаражга куйгач, машинаның двигателен сүндерергә оныткан һәм газыннан агуланып һәлак була язган. Хуҗалар йокларга яткан, мәче түшәк астына кереп мырылдый башлаган. Шул рәвешле, ул йорт хуҗаларын уяткан. Ир уянып басарга омтыла, әмма аңын югалтып егыла. Моны күреп, хатыны коткаручыларга шалтырата. Табиблар парны өйдән чыгара һәм дәваханәгә озата.
Дәваханәдән кайтканнан соң, өлкән яшьтәге ир белән хатын мәчеләренә рәхмәт йөзеннән тәмле аш белән сыйлыйлар һәм йортларына газ датчиклары куйганнар.
«Кызыл таң» гәзите сайтыннан
Читайте нас в