Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
11 март 2019, 14:19

Мәскәү үзәгендәге фатирда Маугли-кызга тап булганнар

Mash телеграм-каналы хәбәр итүенчә, Мәскәү үзәгендәге 3 бүлмәле фатирда чүп өемнәре арасында бикләнеп калдырылган кызны табып алалар. Чыганак мәгълүматлары буенча, кыз бала Ленинград шоссесында урнашкан 134 санлы йортта яшәгән. Күршеләре бала елавын ишетеп, ишеккә берничә мәртәбә шалтыраталар, әмма ачучы булмый. Участковый да килә, ул да фатирга керә алмый. Кичә бала елавы көчәйгәч, күршеләре Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсенә шалтыраталар.

Коткаручылар ишекне җимереп керә һәм гадәти фатир урынына чүплеккә тап булалар. Фатирда су да, бер төрле ризык та булмый. Утка түләмәгән өчен өзеп киткәннәр. Чүп арасында 5 яшьлек кыз баланы күреп калалар. Ул бер сүз дә сөйләшми. Табиблар аңарда эренле отит авыруын ачыклый.
Маугли-кызның муенындагы тәресенә хәтта ит үргән, баланы ул тәредән хирургик юл белән арындырырга туры килә.
Күршеләре сөйләвенчә, кыз баланың әнисе, сөяркәсен Украинага депортацияләгәч, акрынлап акылыннан яза.
Әле кыз бала дәваханәдә. Әнисен исә полиция кулга алган.
Кызганычка каршы, ир дип акылларыннан язган инфантиль затлар көннән-көн күбәя бара (мисал өчен, баласының башына пакет кидереп, урманда адаштырган зат http://omet-rb.ru/rusiya/1817-nise-malaen-bashyna-kapchyk-kiderep-urmanda-kaldyrgan).
Аларны хатын-кыз дияргә тел дә әйләнми. Чөнки минем күңелемдә хатын-кыз сүзенең мәгънәсенә "ана" төшенчәсе дә керә. Ә бу вакыйгадагы баласын ачка үтерә язган затны берничек тә ана диеп булмый. Ул нибары тудыручы гына...
«Өмет» гәзите сайтыннан.
Фото: "Московский комсомолец"
Читайте нас: