Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
11 март 2019, 11:51

Юрий Гагаринга - 85 яшь!

Шушы көннәрдә дөньяның беренче космонавтына 85 яшь тулган булыр иде.

1961 елның 12 апрелендә "Восток-1" корабында Җирне 302 чакрым югарылыкта сәгатенә 28 мең километр тизлектә беренче тапкыр әйләнеп чыккан герой ул!
Өлкән лейтенант Юрий Гагаринның очышы нибары 108 минут дәвам итә. Бу минутлар дөньяны үзгәртә: ерак һәм билгесез космос телгә килә.
Озак вакыт Гагаринның очышы белән бәйле бөтен нәрсә дә яшерен булып кала. Документлар акрынлап ачыла. Ләкин бүгенге көнгә кадәр барысы да ачык түгел әле. Шул сәбәпле, төрле уйдырмалар, имеш-мимешләр ишетергә туры килә.
«Кызыл таң» сайтыннан.
Читайте нас: