Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
12 март 2019, 17:02

Биксез бикләнгән ишек...

Арабызда безгә күренмәгән сихри затлар яшәвен тормыш раслый. Кырмыскалы районы Яңа Кыешкы авылында яшәүче даими авторыбыз Риф ЙӨЗЛЕКБАЕВның язмасы чынбарлыкта булган серле вакыйга турында сөйли

...Кыш айлары иде. Мин, гадәтемчә, иртән эшкә барганда, улымны әнкәйләргә кертеп китәм. Беркөн шулай артымнан ук диярлек әнкәйләрнең күршесе Миңлеямал апа килеп керде.
– Риф, әйдә әле, әнинең ишеген ачтырып булмый, — диде ул, борчылып. — Бүген иртән сәгать җидедә генә кайтып киткән идем, әле барсам — ишеге эчтән бикле...
Сәгать тугыз да тулмаган иде әле.
Әсма әби каты чирли иде, бер атна инде урыныннан тора алмый, сөйләшми дә. Шуңа күрә, аның ишекне эчтән бикләве мөмкин түгел, чөнки ул — хәрәкәтсез.
Әнкәйләрнең күршесе булгач, мин һәрвакыт аның янына кереп, хәлен белеп йөри идем. Балачагым шушы урамда үткәнгәме, Әсма әби күңелемә бик якын. Чирләп киткәч тә гел кереп йөрдем.
Берчак Миңлеямал ападан:
— Ник соң әниеңне үзегезгә генә алып кайтып карамыйсыз? — дип сораган да идем.
– Алып кайткан идек инде, — диде ул, кыенсынып, — тик бездә торасы килмәде шул. “Кире өемә илтеп куегыз инде, кызым. Анда мине көтәләр бит, чакыралар мине, кайтуымны көтәләр”, — диде.
Ялгыз яшәгән кешеләргә җен ияләшә икән, дигәнне электән ишеткән бар, ләкин аңа әлләни әһәмият бирми идек. Бу юлы да артык игътибарга алмадым.
Миңлеямал апа белән икәүләп Әсма әби йортының тышкы ишегеннән болдырга килеп кергәч, тоткага үрелдем: хатын-кызның көче җитәмени, янәсе. Бөтен көчкә тартам, ә ишек, әйтерсең лә, ябышкан — кузгалмый да. Бер-беребезгә карашып куйдык: “Туңды микән, әллә?”, — дип уйларга да нигез юк, эчке ишек ич. Ничек кенә маташсам да, ачылмады. Элгеч өскә күтәрелеп калып, ишек ябылуга төшеп эленгәндер, дигән фикергә килдек. “Каерып ачарга берәр тимер кирәк булыр”, — дигәч, Миңлеямал апа, иске балтасы барлыгын исенә төшереп, сарай тирәсенә юнәлде. Ул киткәч, тотканы тагын да тарткалап карадым, тик юкка гына. Шулчак нишләптер башыма бер уй килде: тукта әле, әгәр сихри көчләр бикләгән булса?.. Ул кадәресенә үзем ышанып бетмәсәм дә: “Әсма әби, ач! Әсма әби, ач! Әсма әби, ач!” — дип җай гына өч мәртәбә кабатлавымны сизми дә калдым.
Шулвакыт, балта күтәреп, Миңлеямал апа да килеп җитте. Мин ишек тоткасына тотындым да акрын гына тартып карадым, һәм ни гаҗәп — ишек җип-җиңел генә ачылды да куйды! Без каушап калдык. Әллә берәрсе кереп, бутанып йөриме? Карана-карана, әкрен генә эчкә үттек: өйдә карават өстендәге Әсма әбидән башка беркем дә юк. Ул стенага караган хәлдә хәрәкәтсез ята. “Мин кайтып киткәндә ничек ятып калса, әле дә шулай”, — диде Миңлеямал апа.
Безнең гаҗәпләнүебез тагын да арта төште.
– Кайтыр алдыннан берни дә әйтмәдеңме? — дип сорадым мин, үзем дә аңламастан.
– “Ярый, мин кайтып киләм, сез әнине карап торыгыз”, — дип әйтеп, ишекне япкан идем, — диде шомлы бер тавыш белән Миңлеямал апа.
Менә бит сер нидә икән! Димәк, кемнәрдер ишекне эчтән ачмый торган. Әсма әби әйткән “көтеп торучылары” саклагандыр, күрәсең.
Берничә көннән әби вафат булды. Соңыннан мин еш кына уйлап йөрдем: ярый әле ишекне балта белән каермаганмын, әллә ниләр булуы ихтимал иде... Тик шунысы аңлашылмый, аны “өй иясе” бикләп торды микән, әллә башка берәр көчме? Башкаларның да мондый хәлдә калганнары юк микән? Кем аңлатып бирә ала?
Риф ЙӨЗЛЕКБАЕВ,
Кырмыскалы районы,
Яңа Кыешкы авылы.
«Тулпар» журналы сайтыннан.
Читайте нас: