Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
15 март 2019, 11:36

Язлар бар җиһанга елмая.

Сокланамын һәркөн дөньяларгаҖиргә җем-җем мәрҗән сибелгән.Әйтерсеңлә барлык табигатькәХисләр кушып,энҗе чигелгән.Назлы язларга да аяк бастык

Кышның бердә килми китәсе.

Әй елмая кояш, нурын мулдан сибә

Кышны килә кызык итәсе.

Җәйгор төсен алган тамчы тама

Язлар җырын сайрый кошларда.

Их,гомерләр,сизелмичә үтә

Үтеп китте ап-ак кышларда.

Ә төнендә кышым усалланып куя

Көндезләрен язым елмая.

Буранлапта ала,җил тузгыта

Юл бирәсе килми моңая.

Ап-ак кышлар серле дөнья да бит

Күңел көтә назлы язларын.

Бәллүр тамчы җырын көтә күңел

Каңгылдашкан киек казларын.

Челтәрләнгән сихри бизәк белән

Карын көтә ярсу күңелем.

Хыялларда зәңгәр күккә ашам

Беләм үзем,аккош түгелмен.

Гөрләвекләр гөрләп аккан чагы

Күңелем кылларына кагыла.

Назлы язда-яшьлек кире кайта

Шигъри юлларымда чагыла.

Җаннарымда ургый кайнар хисләр

Моңлы җырлар булып агыла.

Әй җилкенә күңел очарга дип

Чиксезлеккә канат кагына.

Йөрәк түрләренә үтеп кереп

Ак болытлар булып агыла.


Эльвера Энгельс кызы Абдуллина-Байгазина.
Читайте нас: