Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
21 март 2019, 12:39

Кияү һәм әби...

Хатын-кызлар көне алдыннан чәчәк кибетләре бушап кала. Минем танышым ике чәчәк гөлләмәсе күтәреп чыкты. «Ник син гел ике букет аласың», – дип сорадым. «Берсе – яраткан хатыныма, икенчесе – минем бәхетемне карап үстергән әбиемә», – дип җавап бирде ул.

Кыз үстергән кайсы гына ана шушындый кияү турында хыялланмый, үз баласының бәхетле булуын теләми икән. Бай, фатирлы, акчалы, яхшы эше дә булсын, арты да нык, холкы да фәрештәдәй яхшы булсын. Әйе, ир баланың бәхете хатыннан булса, кыз баланың бәхете ирдән, ди халык. Тик кияү сайлаганда кайбер кызлар сайлана-сайлана сазга бата. Кыс­касы, юньсез кияү сайлый да куя. Аннан соң яшәсен кайнә булдыксыз кияү белән. Кияү белән теща арасындагы низагка кыз гаепле. Шул көннән алып яшәтмим, аерам, дип теща җиңнәрен сызгана, чөнки ул газиз баласын кызгана.
Кияүләр дә төрле була: берәүләре каторгага эләк­кән кебек язмышы белән килешеп, әби көенә бии, икен­челәре исә коммунистлар капитализмга ничек каршы торган булса, шул мәгънәдә көрәшеп яши. Яшәмәс иде, хатынын ярата. Ә хатын әнисе яныннан китми. Тещалар турындагы берсеннән-берсе кызык анекдотлар шул кияүләр авызыннан чыга да инде. Әлеге вакытта алар турында анекдотлар сөйләми башладылар, чөнки күп гаиләләргә пенсиягә чыккан әбиләр булыша. Әле оныгына бакчага, яки мәктәпкә түләргә, әле кызына яхшы тун кирәк. Үз акчасына билет алып, кияүне акча эшләргә себер якларына да теща җибәрә. Ярый әле минем кызым юк, дип сөенеп куям кайчагында, чөнки киленнәр кайнәдән акча сорамый, ямьсез анекдотлар да чыгармыйлар. Алар кайнәдән ерактарак яшәүне хуп күрә. Ерактагы кояш яктырак, дип сөенеп
куясың.
Бай кияүләр, әлбәттә, башлы һәм хәйләкәр була, гаиләнең керемен, чыгымын һәм кияүнең һәрбер адымын тикшереп торган тещага ял йортына яки дөнья буйлап йөреп кайтырга юллама бүләк итә. Әйе, бар андый кияүләр. бик якын танышымның өч кызы бар. Кызлары булгач, кияүләре дә табылган. Ул аларны үзенчә яратып: берсен бай кияү, икенчесен уңган кияү, өченчесен игелекле кияү, дип атап йөртә. Кияүләрне шулай мактап кына торган әбинең урыны түрдә. Тормыш шулай бит ул, син кешегә яхшы мөнәсәбәттә икән, ул да сиңа карата яхшы була. Бу без­нең көзгегә карап елмаеп торуыбыз кебек. Бик усал тещаларның да акыллысы була, бик юньсез кияү­ләрнең дә гаи­ләсе өчен җан атып яшә­гән­нәре бихисап. Изгелек белән игелекне тоя бе­лергә генә кирәк. Әгәр сезгә булачак әбиегез куркыныч түгел икән, димәк, бу мәхәббәт. Яшь гаиләне тарткаламый гына, кысылмый гына яшәү – үзе зур акыл. Ир бе­лән хатынга никах Ал­лаһ ризалыгы бе­лән күк­ләр­дә укыла ди­ләр. Бер-бер­се­нең ка­дер­ләрен генә бел­сен­нәр. Акчасы да, байлыгы да бергә табылыр.
Сәгыйдә Ишбердина.
Читайте нас: