Икенче авылга күченеп киткән Фатыйх абыйны ире сугышта һәлак булган Гөлбану исемле тол хатынга фатирга кертәләр. Авылда уңганлыгы белән әллә кая китмәсә дә, усаллыгы белән дан тоткан Гөлбану егетне тиз үзенә карата. Хәер Фатыйхның кызлар кулы тотканы да булмагандыр әле. Бар булмышын уку-укытуга багышлаган бит ул. Бер күзе җәрәхәтле булганга да кызларга эндәшергә кыенсына иде. Ә монда дөнья күргән хатын-кыз. Алар никах укытып, бергә яши башлый.
Авыл саен йөрегән балта осталары, тимерчеләр кебек, элек укытучыларны да авылдан-авылга йөреткәннәр. Укытучылар җитешмәгәндер, күрәсең. Зур бер авылда байдан калган ике катлы йортны мәктәп итеп уңайлыштыралар. Шунда физика, математика фәннәре укытырга килә Фатыйх абый. Аларга кечкенә бер йорт бирәләр. Гөлбану бик эшкә исе китеп бармый, өйдә утыра. Бер елдан аларның кызлары дөньяга килә. Ул яңа гына мөкәйләп йөрергә өйрәнеп ята. Көннән-көн һөнәрен арттырган баланы әти-әнисе яратып туймый. Төштән соң Гөлбануның күрше авылда яшәгән карендәше Шакирҗан килеп керә. Урманчылардан утын белешеп йөрүе икән. Ул бала белән уйный, аны күкләргә күтәреп, «үчти-үчти» итә. Кыз исә куанып көлә, әллә ниләр сөйләгән кебек гөлдер-гөлдер килә. Шакирҗан абзый чыгып китү белән бала башын артка ташлап еларга тотына. Температурасы да юк, тамагы да тук. Фатыйх белән Гөлбану төн буе кызны алмашлап күтәреп йөриләр. Әнисенең каптырган имчәген дә авызына алмаган баланы иртән фельдшерга алып барырбыз дип торганда ул хәле бетеп тынып кала. Тынычланды бугай, дип Фатыйх эшенә юллана. Төн буе керфек тә какмаган Гөлбану йокымсырап китә. Сискәнеп уянса, баланың тавыш-тыны юк, ул җансыз ята. Шулай итеп, аларның олыгаеп кына тапкан кызлары тәпи дә китә алмый күз тиюдән гүр иясе була. Гөлбану бик ямансулап үз-үзенә бикләнә, ябыга. Фатыйх көнозын мәктәптә, җәмәгать эшләре белән дә мәшгуль. Директор буларак бөтен җыелышларда катнаша, кичләрен тагын эше табыла, агитатор булып клубка бара. Эш белән көн үткәне сизелми. Кайгысын уртаклашыр кешеләре дә бар. Ә Гөлбану берүзе. Фатыйх белән бер-берсен ихтирам итеп, яратып яшиләр, әмма баласыз өйнең ни яме дә, ашның ни тәме, дигәндәй, күңелләрендә бушлык. Район комсомол комитеты секретаре бала алырга тәкъдим иткәч, ике уйлап тормый аны алырга баралар.
Өстенә сары үрдәкләр төшерелгән пижама кигән сары чәчле, зәңгәр күзле кыз аларга сәерсенеп карап тора. «Алмасагыз, балалар йортына җибәрәбез», – ди балалар бакчасы мөдире. Чулпан инде үз әнисенең юклыгын белә, чөнки аңа бер абый өстенә ап-ак җәймә ябылган әнисен күрсәтте. «Менә күреп кал, синең әниең вафат булды», – диде ул. Үлемнең нәрсә икәнен аңламаса да, Чулпан күңеле белән ятимлеген тойгандыр. Яндагылар нинди генә хәстәрле булмасын, алар балага әнине алыштырмый бит.
Балалар бакчасында аны юындырганнары, кура җиләк кайнатмасы белән сөтле чәй эчергәннәре, яңа гаиләгә кайткач, Гөлбануның «әнкәй» дип әйтәсеңме, «мама» диясеңме, дип сораулары әле булса Чулпанның хәтерендә. Кыз аны әнкәй дип үсә. Тик ятим, ятим инде. Гөлбану Чулпанны бик яратып бармый. Зыян иткән саен җәзасын табып тора. Уйнаштан туган бала юньле буламыни, дип, ачуы килгән саен кызның ятимлеген исенә төшерә. Бала гаеплеме соң инде? Тудырган әнисенең дә бер грамм да гаебе юк. Аның әнисен, ире сугыштан кайтмаган бер балалы хатынны, күрше ире кереп көчләп чыга. Ятим генә яшәгән мескен хатын авырга калып бала табарга мәҗбүр була. Ирнең туганнары аның олы кызын алып калып, йортыннан куып чыгаралар. Бичара кем яхшы эндәшсә, шунда көн күрә, сәламәтлеге какшый. Райкомда идән юучы булып эшләгәндә салкын тиеп авырып, дүрт яшьлек баласын ятим калдырып, якты дөньядан китә. Бәхетсез ананың ике кызы менә шулай ике якта үсәргә мәҗбүр була.
Җәйге каникул вакытында сеңелесеннән 8 яшькә зуррак Зәлия иптәш кызы белән Чулпанны эзләп Гөлбануларга килә. Аны күреп калган Гөлбану Чулпанны, авызыңны ачма, дип мич артына бастырып куя. Сеңелесен юллап килгән кызны чыгарып та җибәрә. Үсеп буй җиткән Зәлия сеңелесен күрергә дип соңгы тапкыр килгәндә Чулпанга 25 яшь була. Бер-берсе белән аралашып үсмәгәч, аларның уртага салып сөйләшер сүзләре табылмый. Гөлбану холкы карап үстергән кызының да күңелен катыргандыр, бәлки. Бигрәк каты күңелле булды шул Гөлбану. Бәләкәй чагында Чулпан астына җибәреп куя, шул чакларда ул аның тизәген авызына тутыра иде. Печ итеп куйса, кышкы салкында чоланга чыгарып бастыра. Болай да кечкенә ябык гәүдәле бала, тагы да кечерәеп кала. Ярый әле әтисе арага керә. Ул аны кочаклап, кызым, дип кенә тора. Тик ул лаеклы ялга чыкканчы мәктәптән кайтып керә алмады.
Еллар үтә торды. Гөлбану кызына ипләп кенә тормыш көтәргә өйрәтү урынына аны кычкыртып кына торды. Ул тиргәгән саен кыз да тискәреләнә барды. Өендә шым гына утырган Чулпан урамга чыкса, малайлар сыман чытырдап тора, атлы уйнаганда да алардан уздырып чаба. Аларга йорт аша гына яшәгән Сәмигъ абыйсы анда атлар карый. Җәйләрен яхшы атка атланып төшке аш ашарга кайта ул. Аның кайтуын көтеп торган Чулпан ат янына ашыга, аның белән сөйләшә, ялларын үрә. Эх, шул атка бер генә атланып йөрергә, дип хыяллана. Озак көттерми аның хыялы – җиңел гәүдәле кыз атка атланып, басу-кырларга чыгып китә, кычкырып җырлый. Шулай ул үзенең моң-сагышларын тарата. Урамнан узганда авылдашлары очраса, атка чыбырткы белән сугып ала да, күрегез мине ничек булдырам, дигән сымак җанфәрманга чаба башлый. Укуга бик исе китми, ә менә иптәш кызлары белән бик тату була ул. Сыйныфташлары арасында да аны жәлләп, җан арасына керә торган кызлары күп була. Тик иптәш кызлары белән озаграк йөреп кайтса, Гөлбану: «Кәнтәйлектә йөредеңме? Егетләр күзләдеңме?» – дип сукрана башлый.
Чулпан мәктәпне башка авылда тәмамлады. Директор кызы булып, колхозда эшләп йөрмәм, дип, районга кирпеч заводына эшкә урынлашты. Озак та үтми анда ул үзенең беренче мәхәббәтен, дөресрәге, икенче язмыш сынавы белән очрашты. Яшь гаилә буларак аларга бер бүлмә бирделәр. Үгәй кулында үскән кызның аш-суга да бик осталыгы юк, эшнең дә бик рәтен белеп бармый. Әти-әнисе иркәләп кенә үстергән Фидәилнең исә ачуы кабара да китә. Йортта бала булмаса, ирнең көен дә көйләр идең, әмма инде бала тугач, игътибарыңны аңа да бүләргә, хатын-кызга икеләтә уяу булырга кирәк. Уллары тугач, Фидәил азрак тынычланган сыман булган иде, әмма аның тынычлыгы озакка бармады. Эчеп кайткан саен куалаш, тарткылашу, ызгышу. Чулпанның өстендә нинди кием булса, шуның белән чыгып кача. Ике метрлы коймаларны ничек чыккандыр, икенче кат тәрәзәдән ничек төшкәндер дә, носки белән генә кышкы салкында ничек туңып үлмәгәндер. Хатын-кыз түзә инде ул. Туып үскән йортыңда да колач җәеп көтеп торучы юк. Баргансың икән, яшә, диләр. Берсе артыннан озак көттерми икенче уллары дөньяга килде. Икәү булгач, беркая да китмәс, дип ир тагын да шашынырга тотынды. Кулында гел пычак яки балта. Көзге караңгы бер кичтә Фидәилнең эчеп кайтуын сизеп калып, Чулпан олы улын җитәкләп алды да чыгып качты. Кечкенәсен үзе карар әле, алай балаларга тими ул, диде. Күрше йорты тәрәзәсеннән күзәтеп торганда аларга ахирәте кереп китте һәм борылып карауга ук кебек атылып килеп тә чыкты. Йөзе агарынган хатын туп-туры Чулпан яшеренгән йортка килеп керде. Анда Фидәил үз-үзенә кадаган, аның янында бала утыра, дип тиз арада ашыгыч ярдәм чакырттылар. Исерек ирнең хәтсез генә каны аккан иде. Аның урынында икенче булса, айлар буе дәваланган булыр иде. Фидәилгә ни булсын, атна да үтмәде, терелеп чыкты. Кече улын Фидәилнең әниләренә куеп, олысын үзе белән алып, барыбер аерылып чыгып китте Чулпан. Лаеклы ялга чыккан Гөлбану белән Фатыйх карт карап үстерде аның улын. Ә кечкенәсе буылма чиргә әйләнеп, каты авырый башлады. Үзебез тәрбиялибез дип алып калган кайнана белән кайната аны Гөлбану белән Фатыйхка китереп куйды. Беренче оныкларын иркәләп үстерсәләр дә, Самат нигәдер аларга чит-ят иде. Әтиледән әтисез, әниледән әнисез килеш ятимлек кичергән Самат бик моңлы бала булды. Зыян итеп куйса, Гөлбануның йодрыгы эләгә. Озак интекмәделәр аның белән, инвалидлар йортына илтеп тапшырдылар. Балада беркемнең дә уе юк. Әнисе кебек зәңгәр күзле, сары бөдрә чәчле Саматны 18 яше тулган көнне инвалидлар йорты янындагы зиратка җирләделәр. Зыян эшләгән өчен тукмадылармы, әллә үзе башын стенага бәрдергәнме. Әтисенең канга батып яткан гәүдәсен күргәннән соң, Самат, башым авырта, дип елый торган иде. Соңгы сулышын алганда да аның маңгаендагы җәрәхәтенә карарга куркыныч иде. Бу баланы әнисе бер кабат та кайтып карамады. Йөрәге еллар узгач кына әрнеп тибә. Өч-дүрт яшьлек улын бианасына куеп киткәндә кул болгап калганы олыгайган саен исенә төшә. Улы аны эзләп төшләренә керә. Яшьлек үткән. Гомер көзләренә җиткән Чулпанның баласына әйтер сүзе юк. Нишләсен, соң бит инде. Иреннән аерылып кайтканның икенче атнасында ук баланы Гөлбануга калдырып читкә чыгып китүе аның үлемнән качып чыгып китүе иде.
Шул китүдән бик күп еллар үтте, бик күп сулар акты. Ул үзенә тиң тормыш иптәше очратты. Аның белән бик акыллы гына кыз тәрбияләп үстердәлер. Ирдән уңды Чулпан. Күп сөйләшми, эштән башканы белми аның Җәмиле. Карап үстергән әти-әнисе картаеп урын-җир өстенә калгач кайтты Чулпан авылга. Әнисе озак ятып интектермәде. Яшәлгән кадәр яшәмәм, әллә кайларга табиб эзләп йөрмәгез, диде ул. Гөлбануы вафатыннан соң Фатыйхка бала акылы кергән иде инде, ул Чулпанга гел Гөлбану дип эндәште. Күпме ашаганын, ни кылганын белми торган әтисен Чулпан өч ел тәрбияләде. Урыннары оҗмахта булсын, дип әти-әнисенең хәер фатыйхасын алып, Чулпан аларның икесенә дә атап корбан чалдырды. Җәмиле исә картлардан калган йортны теркәде. Заманча итеп сулар кертте, төзекләндерү эшләре башкарды. Күп итеп мал үрчетеп, дөнья бөтәйттеләр. Кызлары да үсеп буйга җитте. Үзе кебек гади генә егеткә кияүгә чыгып, онык белән шатландырды.
Кайчандыр әнигә калдырып киткән бала да ир-егет булып үсеп җитте. Аның язмышы да җиңелдән булмады. Дәү әнисе белән дәү әтисен «әнкәй», «әткәй» дип үсте ул. Кечкенә чагыннан техника белән мавыкты. Кайда сүтә торган радио, сәгать, магнитофон күрсә, сүтеп, бөтен нәрсәләрен ачып карап кире җыя. Үсеп җиткәч, аларны ремонларга өйрәнде, аппаратураларны төзекләндерде. Кесә телефоннары модага кереп киткәч, тиз арада аның серләренә төшенеп алды. Компьютер буенча махсус белеме булмаса да, аны да аңлап эш итә. Ул дус-ишләренә, туган-тумачаларына компьютерлар төзәтә башлады.
Тормышта язмышның кайсы яклап китереп сугасын белсәң, егылырга әзер торыр идең. Юк шул, әле генә аягында нык басып торган кешене дә бер минут эчендә бөгеп сала шул язмыш. Илдарның да җир җимертеп яшәп яткан чагында умыртка сөяге сынып хәрәкәтсез калды. Югыйсә, яратып йөргән кызы бар иде, бергә булырга планнар кордылар. Тик егет инвалид калгач, кызның акрын гына эзе суынды. Хәер, андыйларның булмаганы күпкә яхшырак. Шатлыкта да, кайгыда да бергә булмагач, нигә кирәк ул тормыш иптәше. Илдарга бик күп тапкыр операцияләр ясалды, реабилитация бүлегендә дәваланды. Аякка басар өчен көн-төн дәва эзләде ул, хәлдән тайганчы күнегүләр ясады. Озакка сузылды аның бу җәрәхәте. Шулай да егет акрынлап аякка басты. Әнисенең гаиләсе күченеп кайткач, йортка ямь кергәндәй булды, ләкин бик сирәк күргәнгәме, үз әнисе чит-ят иде аңа. Кайчандыр әнисе үзен ташландык итеп тойган булса, Илдар да аңа үпкә саклый иде. Ана белән ул арасындагы бу упкын Илдар өйләнеп, балары тугач кына юкка чыкты. Интернет аша танышып очрашты алар булачак хатыны белән. Юл һәлакәтенә эләгеп инвалид кала Мәдинә, аның бер аягы имгәнә һәм, гангрена башланып, тубыктан кисәргә туры килә. Шәһәр кызы булса да, авылны якын итеп, Илдарларга кайтып йөри. Шулай аралашып, бер-берсе арасында мәхәббәт чаткылары кабына. Ә Илдар фатир алгач, алар башкалага яшәргә күчеп китә. Ике ел дигәндә дәү әниенә охшаган зәңгәр күзле малай белән кунакка кайта алар.
Менә шундый язмыш белән яши Чулпан. Һәр күңелнең үз тирәнлеге шул, – дип сүзен тәмамлады Ләлә апа.