Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
25 март 2019, 11:54

Үткәннәргә юллар юк

Адилә йокысыннан уянгандай итте. Күзләрен ачты. Яктырган икән. Бер җире дә авыртмый шикелле. Иртә микән, кичкә таба микән? Хәер аңа иртә булса да, кич булса да барыбер инде. Кузгалырга теләп, кыймылдагандай итте – гәүдәсе аны тыңламады. Күзләрен йөгертеп кызын эзләде. Кызы күренми, йоклап киттеме икән? Арыйдыр инде балакаем. Тү­шәк­кә ятканына да ике ай тулды. Кызы көне-төне аның яныннан китми. Бигрәк тырышып, хәстәрләп карый, теле тәм­ле, куллары йомшак. Алдагы көндә бә­хет­ләре булсын. Исенә килгән саен балаларына, туганнарына, оныкларына, иренә тазалык, бәхет тели. Исән-сау яшә­сен­нәр.

Төшен исенә төшерергә тырышты. Әтисен күрде бит ул. Үзләренең элекке бакчаларында көрәк тотып чокыр казый, агач утыртырга уйлый, ахры. Адиләне күреп: «Кызым, монда кил. Монда рәхәт», – дип кулларын болгап, ишарәләп нидер сөйли. «Гафу ит, кызым», – дигәнен генә аңлап калды. Әллә төш иде, әллә өн булды. И, әти-әти.
Адилә тормыш арбасының ватык икә­нен күпме сиздермәскә тырышса да, белгән, сизгән икән. Гафу үтенә бит. Үзен гаепле саный торгандыр инде. И, әти, кем белгән инде тормышны, язмышны. Адилә гомеренең санаулы гына көннәре калганын аңлый, инде табиплар да, яхшы уколлар да ярдәм итә алмый. Нишлисең, тәкъдирдән, язмыштан бик теләсәң дә кача алмыйсың. Пенсиягә чыгуына да күп түгел, яшисе килә дә бит. Өмет бар, өзелми. Булганына бәрәкәт, кайберәүләр бу яшькә дә җитә алмый китеп барды, дип үз-үзен юатырга тырышты Адилә.
Мәктәпне тәмамлагач, техникумда бухгалтер һөнәрен үзләштерде. Укуы аңа гомер буе эшләргә, яшәргә ярдәм итте. Ире Илгиз белән очрашуы да эштә булды. Ул колхозга ниндидер тикшерү белән килгән иде. Колхоз председателе: «Бар әле, Адилә, кичен шушы егетне кинога алып кит, безне күзәтеп утырмасын», – дигәч, Адилә Илгизне кинога чакырды. Дуслашып киттеләр. Ярты ел үтүгә Адилә Илгизгә кияүгә чыкты. Ямь­ле итеп туй үткәрделәр, матур гына яшәп кит­теләр. Балалар үстерделәр, оныклар сөю бәхетенә ирештеләр. Бә­хет­ләре булсын.
Бәхет, Бәхет. Кем бәхетне ничек аң­лый инде? Бәхетле булдымы соң ул? Бәхет, дигәннән, яшьлек мәхәббәтен искә төшерде. Янында Роберт басып торгандай булды. Әллә аның янына килгән инде. Ни эшләп килсен? Ул бит Адиләнең кайда яшәгәнен дә белми, авыру икәнен дә ишет­мәгәндер. Үз гомерендә бер күрәсе килә иде дә соң, насыйп булмады. Робертка язмыш мәрхәмәтле булдымы икән? Кайда яшәгәнен сорашкан иде инде. Авылга килеп күршеләреннән Адиләнең кайда икән­леген сорашкан. Сәлам әйткән, яратам, сагынам, бәхет телим, дип әйткән ди.
Адилә артыгын сорашмады да. Ул белгән чибәр, акыллы, ул яраткан Роберт булып кына калсын. Адиләнең киномеханик Роберт белән яратышып йөрүләрен ишеткәч, әтисе пыр тузды. Иң башта Адиләнең әнисен тиргәп ташлады. Робертның әтисе татар, әнисе башка милләттән булгангамы, әллә Адилә белмәгән башка сәбәбе бар идеме, әтисе Робертның исемен дә ишетергә ярамый иде. Олы улының гомер буе дошманлашып яшәгән Сабирҗан кызына өйләнүен бик авыр кичерде. Улына килгән саен берәр нәрсә әйтеп, кадалырга гына торды. Абыйлары ярый әле авылда калмадылар, еракта яшәделәр. Сабирҗан кызы Нәсимә бик уңган, акыллы, иргә игелекле хатын булды. Тату яшәделәр, уңган, булдыклы балалар үстерделәр.
Роберт, Роберт. Зәңгәр күзләрен нурландырып, сары чәчләрен сыйпап көлү­ләре, ягымлы елмаюлары. Исән-сау микән? Адилә ыңгырашып куйды. Кызы янына килде. «Әнием, уяндыңмы. Хә­зер юынып алыйк, менә шулай», – дип сөй­лә­нә-сөйләнә әнисен юындырды. Кашыкка салып, ризык каптырды. Юк үтми. Ашыйсы да килми кебек. Үзен әллә нинди томан эчендә йөзгәндәй сизә Адилә. Тагын әтисен, әнисен күргәндәй булды. Әти­се тагын гафу үтенә шикелле. Ил­гиз­нең хыянәтен, Адиләнең аның белән начар яшәгәнен белгәннәрме икән ни? Аның бөтен курыкканы, әти-әниләр сиз­мә­сеннәр, көй­мә­сеннәр, булды бит. Барысын да яшереп, яшәргә тырышты.
Аз булдымыни Илгизнең сөяркәләре? Истә калганы: Илгизнең хез­мәт­тәш­ләре белән Яңа елны каршыларга бардылар. Адиләнең һич тә аягы тартмады. Белә иде ул Илгизнең яңа сөяркәсе барлыгын. Якыннан күргәне юк-югын, үз гомерендә бер күрмәсә дә исе китмәс иде. Барырга булгач, барырга. Үзенә килешкән матур күлмәген киде. Бизәнде, чәчләрен матурлап төзәтте. Көзгегә карады: җыйнак гәүдәле, зур кара күзле, кара чәчле мөлаем хатын-кыз елмая иде. Төшеп калганнардан түгел. Бәйрәм күңелле башланды. Матур-матур котлау сүзләре яңгырады, табын да бик мулдан иде. Ашап эчеп утырганнан соң күңел ачулар башланды. Илгиз әллә кая китеп югалды. Әллә кая түгел инде. Әнә ич аның сөекле ире теге хатын белән читкәрәк китеп, бер-берсенең авызына керердәй булып сөйләшәләр. Беркемнән кыенсынмыйлар. Димәк, хезмәттәшләре өчен бу хәл яңалык түгел. Адиләне бар дип тә белмиләр. Матур итеп музыка яңгырады. Килгән кунаклар парлашып вальс биергә төштеләр. Адилә өстәл янында берүзе утырып калды. Җир тишеге булса, кереп китәр иде. Нигә генә килде инде ул бәйрәмгә. Ирең исән килеш шушы бәйрәмгә алып килсен дә ташлап китсен имеш. Юк, язмыш түгел бу, Илгизнең азгынлыгы. Ирексездән күзеннән эре күз яшьләре тәгәрәде, тагын үзен ялгыз, кимсетелгән итеп тойды. Иренең бу кыланышларына, кимсетүләренә күпме түзәргә икән. Эштән соңлап кайтулар, иртән кайтулар да күп булды. Ирең кайчан кайтса да йөзең ачык, ашавың тәмле булсын, дип җикеренде. Берсендә ашау җылытып биргәч, тәмсез, дип читкә этеп куйды. Ризыкны шулай санламаганына нык рәнҗеде Адилә. Аерылырга уйламады да. Кайда бара? Авылга юл юк. Әнисе төпчек улы гаиләсе белән яши. Ул турыда уйларга да ярамый. Кемдә кемнең эше бар. Кайтып китәргә дип, ишеккә таба атлады. Шулвакыт ялт итеп каршысына бәйрәмне алып баручы егет килеп басты. Бу егетне кай ягы беләндер Робертка охшатты Адилә. Үзе сизми дә калды, егетнең көчле кулларына кулын салып, матур хәрәкәтләр ясавына буйсынып, вальс бии башлады, бербөтен булып бөтерелде. Илгиз дә, теге хатын да, өй мәшәкатьләре дә онытылды. Янында биюче чибәр егет, яшьлектәге дәртле музыка. Вальс туктагач, егет Адиләне ипле генә урынына илтеп куйды. Дәртле татарча көй яңгырады, биергә төштеләр. Барсы да шат, күтәренке күңелле. Егет аякларын килешле тыпырдатып Адиләне тагын биергә чакырды. Хатынга канат куйдылармы ни? Очып-очып биеде ул. Яшь чагындагы авыл кичләрен хәтерләде. Клуб ачык булмаса, «Мәгъсум» чишмәсе янына җыелышып биюләр, түгәрәк ясап, җырлы-биюле уеннар уйнау дисеңме. Гармунны баян, баянны гармун алыштыра. Биюгә күрше авылдан килгән яшьләр дә кушыла. Шул яшьлек халәтен кичерде Адилә.
Хатынның бу егеткә рәхмәте чиксез. Ул биергә чакырмаса, күптән елый-елый кайтып киткән булыр иде. Аларны кайсы көнләшеп, кайсы сокланып күзәтте. Адиләнең күзләре янып тора, битләре алсуланды. Уеннар уйнадылар. Җәзалы уенында Адиләгә җырларга куштылар. Үзенең көмештәй тавышы белән яраткан җыры «Яшьлекне» башкарды ул. Шау­латып кул чаптылар. Чәй эчәргә өстәл янына җыелгач, Илгиз дә Адилә янына килеп утырды. Йөзе үзгәргән, ачулы идеме, аңлашылмый. Төче елмаеп, күңелең булдымы, дип мыгырданды.
Тәмле нәрсә күп булмас, дип Адилә кие­неп чыгып китте. Саф һавада иркен сулыш алды.Тышта яп-якты, аяк астында ап-ак кар шыгырдый. Бәхетле, тыныч иде ул бу минутларда. Ирексездән күзеннән яшь ага. Шатлыктан, дулкынланудан идеме ул? Әллә үз-үзен җиңеп чыкканга сөенеч яшьләре идеме? Болары мөһим түгел. Артыннан Илгиз дә куып җитте. Бер-берсенә эндәшми генә атладылар да атладылар. Илгезе күпме генә кимсетсә дә, ул – кеше, ул – хатын-кыз, балалар анасы. Иртән сөеп, иркәләп, балаларын мәктәпкә озата, эшкә йөгерә, кеше белән эштән кайта. Эшен яратып, җиренә җиткереп, төгәл итеп башкара. Ялган сөйләми, бер кешене дә алдамый. Бу бәйрәмдә дә Адилә Илгизнең сөяркәсе булып түгел, ир хатыны булып катнашты. Ул гынамы әле, аның биегәнен дә, җырлаганын да ошаттылар. Ул төшеп калганнардан түгел. Аңа уйларын нык­лап тупларга бер-ике минутка сузылган мизгел җитте. Шушы урында менә бүген язмышындагы начарлыкка нокта куярга, үзендә көч таба алырга кирәклеген аңлады Адилә. Аңы белән тойды бу халәтне. Илгизнең кыланышларына игътибар итмәскә тырышты. Еламады, ачуын сиздермәде. Ул эндәшсә – эндәште, эндәшмәсә – юк. Ташып торган хисләрен, уйларын, әрнүләрен йотарга тырышты, йөзенә чыгармады. Тәмле-тәмле ризык­лар пешерде. Балаларына таләпчәнрәк, хәс­тәрлеклерәк булырга көч тапты. Мәк­тәп­кә барды, укуларын, тәртипләрен тикшерде. Төрле түгәрәкләргә җәлеп итте. Укуның никадәр кирәк икәнен тө­шен­дерергә тырышты. И, гомерләр, үт­кән дә киткән. Аллаһка шөкер, балалар тәү­фыйклы, тәртипле булдылар. Көй­дер­мәделәр. Югары белем алдылар. Үз тормышлары, эшләргә эшләре бар. Үз­ләре әти-әни булдылар.
Менә авырып киткәч, Илгиз ни эшләргә бел­ми, дәваханәдән дәваханәгә йөрт­ә. Табиплар белән сөйләшеп, ничек тә ярдәм итәргә тырыша. Күрше-күлән дә тәмле пешкән ризыклар күтәреп хәл белешергә еш керә. Янында әниләрен караучы балалары бар. Иреннәрендә бә­хетле елмаю белән Адилә тагы йоклап китте. Ә аның баш очында, ап-ак чәчәкләр тотып, яшьлек мәхәббәте Роберт басып тора иде.
Фируза Бәдамшина.
Югары Тәтешле – Нефтекама.
Читайте нас: