Кышлар җиткәч, эшләр беткәч, авыллар халкы бер-берсенә кунакка йөрешә башлый иде. Безнең авылдагы бер йортка да Рәлде (Яңа Кодаш) авылыннан атлы кунаклар килә. Бер атна кунак булалар, хуҗаның әчегән балы да бетә, ә тегеләр кайтырга уйламый шикелле. Хуҗа кеше, аптырагач, авылның бер зирәк кешесенә киңәш сорап бара. «Нишләргә инде фляга да бушады», – ди. «Кайтып, өеңдә генә көтеп тор, берәр нәрсә уйлармын», – ди киңәшчесе, моның хәленә кереп.
Күп тә узмый бу кеше, ниндидер йомыш табып, боларга килеп керә, хәл-әхвәл сораша. «Кунакларыгыз да бар икән», – ди. «Әйе, Рәлде авылыннан килделәр», – дип таныштыра хуҗа. «Бәй, Рәлде яна, дип ишеттем ич әле мин», – ди бу җитди төс алып. Бу сүзләрне ишетү белән кунаклар атларын тиз генә җигеп, җыйналып, 5-6 минут эчендә авылдан чыгып та чабалар. Китек түбә тавын менгәндә чаналарыннан мендәрләре дә төшеп кала боларның. Димәк, артларына да борылып карамаганнар.
Югары Кодаш фермасында бервакыт эшчеләр эшләгәндә эчәргә дә яраталар иде. Колхоз рәисе Валериан Хуҗин җыелыш ясап тиргәгән, һәрберсеннән эчмәскә сүз бирүләрен таләп иткән. Барысы да, бүтән эчмибез, дип ант кына итмиләр, ди. Чират Мансур агага җиткәч:
– Мин ышандыралмыйм, Валериан Давлетыч, – дигән туры сүзле Мансур агай.
– Менә дөресен әйтәсең, Мансур абзый, сиңа гына ышанырга була бугай монда, – дигән ди рәис.
2011 елның март аенда Вәсилә апа Ситдыйковага 100 яшь тулды. Яз көне күршесе 97 яшьлек Саимә Галиәскәрова Кашкак авылындагы кызында кыш чыгып Кодашка кайткач, күршесенең йөз яшен үткәргәнен ишетә дә:
– Нәрсә, Вәсилә икейөзенче яшькә киттең мени?!» – ди.
(В. Ситдыйкова 102 яшен тутырып, С. Галиәскәрова 99 яшьтә вафат булдылар).
Элек бригадир колхозчыларга көн дә иртән эшкә әйтеп йөри иде. Югары Кодашта яшәүче бер аганы да бригадир иртән эшкә чакырып килә.
– Кичәге эшкә инде, Мөбәрәк абзый, – ди ул.
Кичә эшендә азрак эчеп тә алганын исенә төшергән «мыек абзый»:
– Кичәге эшкә акчам калмады шул инде, энем, – дип елмая.