Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
2 апрель 2019, 12:08

Бал икмәген ничек сакларга?

Бал икмәге, без аны перга дип әйтеп күнеккән. Мин аны элегрәк язга кадәр саклап җиткерә алмый идем. Я ул бурсый, я корый. Шунлыктан бал кортларына язын аксым җитми.

Мин бу продукцияне саклар өчен көчле корт умарталарыннан алынган бал икмәге күп булган кәрәзләрне иттарткыч аша үткәрәм. 1 килограмм массага шул ук күләмдә шикәр комы, 50 грамм бал өстәп, яхшылап болгатам. Аннары аны банкаларга яхшылап тутырам. Капрон капкачлар белән ябып куям. Салкынча урында саклыйм.
Язын, балкортларын чыгарганнан соң, аларны өстәмә тукландырам. 1 килограмм шушы азыкка 1 литр кайнап чыккан су өстим. Сыекчаны яхшылап болгатам һәм сөзәм. Калган балавызын яңадан эретәм. Аксымга бай сыекчаны +35 градуска җиткереп, алдан әзерләнгән кәрәзләргә 1 литр салып чыгам. Яңа чәчәк серкәләре барлыкка килгәнче һәр корт башына 7-10 көн ара белән өчәр рамкага кадәр салып.
Болай эшләгәндә бал корты гаиләсе көчле итеп үрчи башлый. Май башына инде һәр умартада биш-алты рамка үрчем була.
Иван Бойко
(«Сельские узоры» журналыннан).
Читайте нас: