Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
8 апрель 2019, 11:54

Йолдызлар атыла, күрдеңме?

Башкортстанда яшәүчеләр 16 апрельдән беренче язгы йолдызлар атылуын күзәтә алачак.

Ул 16-25 апрель көннәренә туры килә.
Бу иң кызыклы язгы күренешләрнең берсе.
Лирида метеор агымы 22 апрельгә туры киләчәк. Бу төнне йолдызлар яңгырының иң кызган мәле булачак. Бер сәгать эчендә төнге күктә егермегә якын атылучы йолдыз булачак. Әгәр дә күк йөзе ачык булса, теләкләрегезне дә теләргә онытмагыз!
Йолдызлар, сүнмәгез, өметне өзмәгез,
Болытлар, арага кермәгез.
Йолдызлар атылган мизгелдә күңелдән
Гомерлек мәхәббәт теләгез.
Йолдызлар атыла, күрдеңме?
Мин барын бу җирдә белдеңме?
Син минем атылмас йолдызым, йолдызым,
Бизәүчем мәхәббәт күгемне.
ИА "Башинформ" сайтыннан.
Читайте нас: