Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
9 апрель 2019, 17:16

Әрем исе

Урман, урман. Зареманың колагында ишетелгән шушы сүз, тәмугъ кисәве шикелле, җанына салкын өрде. Урман. Ул берчә нечкә кыл кебек кү­ңелен ярып, берчә ачы җилләр ыжгыруы сыман тупас булып колак төбендә гөжләде. Кайдандыр әрем исе килә... һаман колагында урман... урман. Коткарыгыз! Тик тавышы никтер чыкмый. Хатын анык кына аңлап җиткерми, тагын караңгылыкка чума. Шулчак тәненнән җаны суырылып чыккандай, тынып кала. Канга баткан җан иясен уятырга те­ләп, борын төбендә әрем тиб­рәлә. Зарема шыбыр тир­гә батып күзләрен ачты. Күз­не ярып яктырткан ут аңа тагын да куркынычрак булып тоелды. Гәүдәсе янында ак халатлы кешеләр нидер эшли, ә аның җаны үз тәненә өстән карап тора сыман иде. Ул тагын аңын югалтты. Ерткыч ире кулыннан яраланган хатынның гомере өчен табиблар бик озак көрәште. Атна тулуга Зарема куркыныч төшеннән уянган шикелле булды.

Киноларда гына буладыр ул андый хәлләр. Якыннарының җан өшеткеч кыланышларына башын иеп күп түзде ул. Кай­бе­рәү­ләр аны эредән санап сүз катмаса, икенчеләр үз дөнья­сына чумган мәҗнүн итеп кө­леп карады. Гомере буе ире­нең көнләвеннән әрнеп яшә­гән Зарема беркөн килеп ялгыз калды. Үз шәүләсеннән дә көнләшкән ир яңгыр көнне багана төбендә яшеннән сугылып вафат булды. Зарема бу хәлгә көенергә дә, сөенергә дә белмәде. Ике балага ата булган ир үз башына азды шул. Югыйсә Зареманың чит ирләргә күтәрелеп караганы да булмады. Балалар башлы-күзле булса да, әниләреннән ярдәм көтеп, аңа таяналар – бичара хатын бар тапканын балаларга бирә, оныклар, дип җан ата. Аларга булсын, дип мал, кош-корт карый. Олы кызы күрше егетенә кияүгә чыгып бала тапты да, эчә, дип ташлап кайтты. Кечесе күрше авыл егете белән йөреп авырга узды да, вакытыннан алда бәбиләгәч, ире баланы кабул итми, тагын Заремага кайтарып утыртты. Балалар, дип җан атып яшәде Зарема. Йөрәк ярсуына чыдый алмый, әз-мәз салыштырып алган чагы да булды. Ул чакларда көнчел иреннән каты тукмак алды.
Ап-ак булып яткан хатынның уйлары балалар белән чуалды. Бер бәхетең булмаса, чәчең белән җир себермисеңме. Еллар үтеп, балалары аякка баскач, азрак тын алган иде алуын. Гомер иткән ирен дә кичергән иде. Әмма син күрәсен башкалар күрми. Балаларга булышу нияте белән шәһәргә эшкә юлланды һәм бер байга идән юучы булып эшкә урнашты. Бай ир җыештыручы хатынны күзәтте. Кечкенә буйлы, теремек хатын эшкә уңган, бер җиргә дә тузан төшерми, хуҗаны тәмле ризыклар пешереп сыйлый. Шәһәр җирендә фатирга керсәң дә түләү кыйммәт, ә монда яшәргә бүлмәсе бар. Зарема Шакирга акрынлап ияләшә барды, тик ирнең бүре кебек астан сөзеп каравы гына никтер куркыта иде. Хуҗа бер кеше белән дә аралашмый, күп сөйләшеп бармый. Ап-ак күлмәк, яхшы костюм киеп, галстук тагып, көн дә эшкә китә. Йортта икәүләп кенә яшиләр, бер-берсенә өйрәнеп тә баралар кебек. Хуҗа кеше беркөн килеп Заремага тәкъдим ясады. Инде тормышның ачысын-төчесен күргән хатын ни әйтергә дә белми аптырап калды. Әле күптән түгел генә кара-каршы яшәгән күрше Рифкать абыйсы белән танышкан иде. Ул исә Зареманың бу кешедә эшләвен бик хупламады. Хатыны белән бер йортта өйдәш булып яшәгән Рифкать беренче көннәрдән алып Заремага күз атып йөри иде. Анысын-монысын, көн торышын, дөнья хәлләрен сөй­лә­шәләр. Җитмәсә, икесе дә бер район кешеләре булып чыкты. Зареманың, кияүгә чыгам, дигән сүзе Рифкать өчен аяз көнне яшен суккандай булды. Ул агарынды, кызарынды да, бер сүз дә әйтә алмыйча, өенә кереп китте. Никтер шушы котсыз караңгы йортның хуҗасын өнәп бетерми иде ул. Ә Зарема исә, нәрсә югалтам соң мин, дип ирнең тәкъдименә риза булды да куйды. Башта ягымлы күренергә тырышкан ирне алыштырып куйдылармы ни. Зареманың һәр адымын, һәр телефон шалтыравын тик­ше­рергә тотынды. Елмаеп торса, ник сөенәсең, боек булса, кемне сагынасың, дип өтеште. Нинди хәлдә калганын хатын аңлады-аңлавын, әмма соң иде инде. Йокларга яткач, курчак кебек хатынның колагына матур сүзләр әйтер урынга, миңа хыянәт итсәң, урманга алып барып аягыңнан асып куям, эт тә тапмас, дип пышылдады ул. Зарема исә читлектәге кош сыман өзгәләнде. Хәзер инде күрше абый белән дә аралашып булмый, бик сирәк күрешәләр. Шакир күреп калса, өлеш эләктерми калмый.
Елдан артык вакыт үтте, бу йортка Шакирның я бер туганы, я бер дусты килгәне булмады. Ә Зареманы ул кечкенә эт урынына кулына алып сөеп тә куя, ачуы кабарганда пычрак сүзләр белән тиргәп тә ала. Кайчагында шундый мес­кен хәленә калып, хатынының тезләренә башын салып, уйга кала иде. Зарема аның бу кыланышларын ни дип аңлатырга да белмәде. Яшибез бит әле, акча да кирәкми, бернәрсәгә дә мохтаҗлык кичермим, дип үз-үзен юатты ул. Ә беркөн комод җыештырганда бер кәгазьгә тап булды. Медицинада аерым ачык төшенмәсә дә, ул иренең психик авыру икәнен ачыклады. Берчә балалардай эчкерсез саф булып ачылып китеп сөйләшүенә, берчә канечкеч җанвар кебек усал карашына карап нидер сизенә иде Зарема. Юкка гына төшләренә әллә ниләр керми икән бит. Инде нишләргә, үзенә әйтеп булмый. Киңәш сорар кешесе дә юк. Ике уйлап тормый, ул кием салымнарын җыештырырга тотынды. Паспорты кайда соң, чемодан төбенә генә салган иде бит. Ул аның астын-өскә китереп документын эзләде, паспорт чемоданда юк иде. Шулчак үзе­нә төбәлгән карашны тоемлап, Зарема артына борылды һәм Ша­кирнең мыскыллы елмаеп торганын күреп, чак авып кит­мәде. Калтыранган куллары белән әйберләрен кире тутырырга тырышты, әм­ма, үч ит­кәндәй, аның бер генә әйбере дә тартмасына эләкмәде. Ир Зареманың болай да кечкенә гәүдәсенә карап торды да, качып китмәкче булдыңмы, дип очлы туфлилары белән китереп типте. Кайда качарга белмәгән хатынны авыз да ачтырмый һушы киткәнче тукмап, машинасына салды. Шәһәрдән ярыйсы гына ерак урнашкан поселокның тирә-ягы урман. Куе урман. Ни кылганын да белмәгән ир хатынны агачка бәйләп куйды. Йөрәгеннән кан саркыган Зарема кара урман уртасында торып калды, кычкырырга хәле юк, ул аңын югалтты. Ә аңына килгәндә инде табиблар аның тормышы өчен көрәшә иде.
Күрше йортта яшәгән Рифкать Зареманы күздән югалтмый гел күзәтеп тормаса, ниләр булып бетәр иде. Әле дә хуҗа кешенең йортына кереп кенә чыгуын күзәтеп торган күрше ире, нидер сизенеп, Шакир киткән якка юнәлде. Ул тирә-якны яхшы белә иде. Шуңа да курып тормый машина тавышы килгән якка колак салды. Җен кебек котырган ирнең тавышы пыскылдап кына чыга иде. Ул котычкыч эшен башкарды да, озак тормый кайтыр юлга чыкты. Агачлар артында яшеренеп торган Рифкать канга баткан, һуштан язган Зареманы күтәреп машинасына йөгерде. Ашыгуыннан ботакка эләгеп сөрлегеп барып төште. Кулындагы хатын чүпрәк кебек әрем арасына сыгылды, аның борынын ярып ачы әрем исе керде. Аның бөтен тәнен шушы әрем чыбыклары белән төрткәлиләр кебек тоелды аңа. Зареманың җиңел генә гәүдәсен Рифкать тагын күтәреп алды. Тизрәк дәваханәгә барып җитәргә кирәк. Әйе, ул барып җитеште. Ул аны коткарды. Һәм башка беркемнән дә, беркайчанда җәберләттермәячәк. Моның өчен закон бар. Хәер, закон байлар өчен түгел, көнен-көнгә ялгап дөнья көткән шыр хәерчеләр өчен генә шул, дип уйлады ул. Уйлары хак иде. Зарема юнәлеп кенә килгәндә палатада Шакир пәйда булды. Әйтерсең, аның сөекле хатынын ул түгел, бүре ерткычларча талаган. Йомшак кына итеп чәчләрен сыйпап бик озак утырды ул Зарема янында. Ә хатын исә, күз керфекләрен дә кыймылдатырга куркып, авызына су капкан шикелле телсез ята бирде. Ире килеп киткәч аның янына табиблар да ешрак керә, хәл сораша, яхшы дарулар белән дәвалый башлады. Рифкать кенә Зарема янына баралмый газапланды. Хәзер аның янында мине күрсә, үтереп кенә куяр, дип куркты ул. Һәм хатынны ничек бу бәладән коткару юлын эзли башлады. Башка тиз генә кирәкле уй да килми бит әле. Ул арада инде Шакир хатынын дәваханәдән алып та кайтты. Озын койма белән уратып алынган йортның әле бер ягына, әле икенче ягына чыгып йөренә торгач, Рифкать тәрәзәдә Зареманың шәүләсен күреп бик шатланды.
Шушы көннән алып Шакирне алыштырып куйдылар мыни, ул хатынына затлы бүләкләр алып кайтты, тәмле ризыклар белән тукландырды. Бу йортта Зареманың җаны ни тели, шул бар, тик йөрәгенә тынычлык кына юк иде. Иренең бу үзгәрешенә сөенергә дә, көенергә дә белмәде.
Вакыт үзе күрсәтер. Иренең кәефе бар чакта куркып кына авылга кайтып килүне сорагач, ул шатланып риза булды. Озак көттерми, юлга чыктылар. Табигатьнең кышка кереп барышы, юллар пыяладай бозга каткан. Кайтыр юл ерак кына, кич­кә калырлар, ахры. Зареманы ниндидер шомлы уйлар биләп алды, шул арада кызу барган машина борылышта күз ачып йомганчы юл чи­тенә чыгып очты. Яраксызга калган салоннан ишекләрен каерып чыккан хатын рульдәге ире янына ашыкты. Ул аңында түгел иде. Юлаучылар туктап, кулларыннан килгәнчә ярдәм итте, ашыгыч ярдәм чакырды. Зареманың каты бәрелүдән башы җәрәхәтләнгән, ә Ша­кир­нең умыртка сөяге имгәнгән булып чыкты. Айдан артык дә­ваханәдә яткан ирне өенә кайтардылар. Хәзер инде ул чынлап та Зареманың ярдәменә мохтаҗ иде. Ныкча гәүдәле булса да Зарема аны күтәреп диярлек карады. Кылганнары өчен гафу үтенеп, өмет тулы карашын Заремага төбәгән ир акрынлап кына чишелә барды.
Шакир белән йөкле чагында әтисе әнисенең эченә тибә һәм ул кан китеп үлә. Малай исән кала. Кечкенә Шакир үсеп буй җиткәнче әтисе берничә хатынга җитә. Берсе белән дә озак яши алмый аерыла. Улы исә, үзенә ничек уңайлы, шулай яши. Куе урман ураткан авыллары тимер юл станциясенә якын урнашкан. Шунлыктан урманда качкыннар белән дә очрашканы булды малайның. Туганнан бирле малайлар белән шалаш ясап, урманның аркылысын-буен бер итеп йөрегән Шакир бер көн килеп качкын кулына эләкте. Аяк астына карап, коры-сары ботакларны тип­кәләп тирә якка очыра-очыра уйнап кайтып килгән Шакирне каты куллы олы абзый эләктереп алды. Балачаганы куркытырга күп кирәкми, сакал-мыек баскан бу рус кешесе кулында пычак күрү дә малайны аяктан яздырды, тез буыннары калтырый башлады. Тик Шакир елак малай түгел, үзен тиз кулга алды. Русча бер авыз сүз белмәсә дә башын кагып, әйе, дигән булды. Хлеб, водка, сигареты, дигәнне истә калдыру авыр түгел иде. Караңгы төшеп килсә дә, бу качкын кушуы буенча станциягә юлланды. Балачагага кем тә­мәке белән аракы сатсын, ул урамнан узган бер кешегә ялынып аласы әйберләрен алды да кире кайтыр юлга чыкты. Эңгер-меңгер вакытта аның күз алдына әллә нинди шәүләләр килде, агачлар арасына кемдер йөгереп киткән кебек булды. Ул шыбыр тиргә батып өенә кайтып кергәндә таң әтәчләре кычкыра иде инде. Пычак күрсәтеп, если кому скажешь, убью, дип аңлаткан рус кешесен очратуын ул беркемгә дә сөйләмәде. Андый очрак тагын бер кабатланды. Иптәш малайлары белән җиләккә барганда очрады ул качкынга, монысы инде үз йортына ут төртеп төрмәгә җибәрелгән авылдашы иде. Үзенең дә биш баласы булган качкын малайларны куркытмады. Мине күргәнне кешегә сөйләмәгез, дип ныгытып кына куйды.
Илке-салкы гына мәктәпкә йөргән малайны сыйныфтан сыйныфка күчерми калдырдылар. Бик кирәк иде миңа укуыгыз, дип ул анда башка барып та тормады. Һөнәрчелек училищесында укыганнарны ашаталар, кием бирәләр, стипендиясе дә түләнә икән, дип ишеткәч, шунда барып керде. Анда да фатирга икмәк заводының элекке директоры гаиләсенә урнашып, бөтен вакытын аларның эшен эшләп уздырды. Ашау – байдан, үлем – Ходайдан, дип йөреп ятканда Шакирнең әтисен җыелышка чакырдылар. Училищеда аны укырга йөрми, дип зарлансалар, фатир хуҗабикәсе шундый уңган, тәртипле бала үстергәнсез, дип Шакирне мактап туймады. Шулай булмый ни, иртүк торып мал астын кыра, ашата, бар эшләрен йөгереп-йөгереп эшли, тыйнак. Аның әз-мәз шәрап салыштырганын инде олыгаеп барган хуҗалар сизми дә. Шакир үзе дә хәйләкәр, азлап кына йота. Кызып алгач, кафега чыгып әйләнә. Буй җиткән егетне туктатучы юк. Кызлар күзли торган вакыты. Шунда танышты да инде ул аның башына җиткән егет белән. Үзбәк егете аны наркотиклар белән дуслаштырды. Үзе бер тартып карады-каравын, әмма мавыгып китмәде. Аны сатып зур акчалар эшләү мөмкинлеген аңлап алды ул. Яман эш капчыкта ятмый – Шакир шул наркотиклар аркасында төрмәгә кереп киткәнен сизми дә калды. Артыннан елап калучысы юк. Әтисе исә яшь хатынга йортка кергән иде, аңарда бала кайгысы юк. Шакирнең дә моңа бик исе китмәде. Утырып чыккач, кая сугылырга белми авылга юл алды. Алар яшәгән йорт яраксызга әйләнеп җиргә баткан, тәрәзәләрен малай-шалай ватып бетергән, шулай да җәй көне кереп кунар җире калган иде. Авылда карт-коры һәм эчкече ир-аттан башка беркем күренми. Эче пошып беркөн ишек алдындагы эскәмиягә чыгып утырды. Күрше ишек алдында үзе турында, менә бу Мә­җит малае ник дөньяга туды икән. Аның кемгә кирәге бар, дөньяга файда китерә торган бала булмады ул, дигән сүзләр ишетте. Караңгылыкта Шакирнең колагына әллә нинди ямьсез булып ишетелде бу сүзләр. Әллә? Юк, мин авылдашларыма кем икәнемне күрсәтергә тиеш, дигән уйга килде. Шушы сүзләрне ишетмәсә, бәлки аның тормышы кырка үзгәрмәс тә иде кебек. Ул гарьләнде, күңеле кара көйде. Һәм озак та үтми, үзен кулга алып, читтән торып югары уку йортына керде. Кеше белән сөйләшергә белә. Аннан моннан бал корты күчләре җыештырды. Җәен бераз кундырып та алды. Көзгә аның ярыйсы гына керемен дә тойды. Тырышкан ташка кадак каккан. Шакир дә тырышты, укуын да дәвам итте, кирәкле дуслар тапты. Шактый акчалангач дипломны кулына алып, Мәскәүгә юл алды.
Инвалид креслосында утырган Шакир тонык күз карашын еракка төбәп тынып калды. Аның кылган гөнаһларын кемгә булса да сөйләп эчен бушатасы килде. Сөйләгән саен җанына җиңеллек таба кебек тоелды. Бер ел эчендә ничә хатын аерганын, күпме акчалар туздырганын, тагын бик күп кызык һәм кызганыч хәлләрен сөйләде ул хатынына. Берчә нәфрәтләнеп, берчә аны жәл­ләп, иренең үткән тормышын күзаллый иде Зарема. Шул арада аның тамагын туйдыра, юеш чүпрәк белән кулларын, бит­ләрен сөртә. Бервакыт, ничек шундый йортлы булдың, ту­ганнарың юкмы ни, дип сорап куйды.
Бар иде, ике туган сеңелем Мәскәүгә эзләп тә килгән иде. Тик мин аның белән очрашып сөйләшеп утырырга вакыт тапмадым. Ул миннән ярдәм сорап килгән булган. Ире башына сугып, яман шеш барлыкка килгән, акылдан язып үлде, диделәр. Авылга ничә еллар инде кайтканым юк. Әти мескен күптән вафат, аны да җыярга кайтып булмады. Кабере кайда икәнен дә белмим. Ә бу йортны миңа бер депутат бүләк итте. Мин аның тән сакчысы, бер тапкыр үлемнән алып калдым. Бик нык дуслаштык. Бөтен кара эшен миңа тапшыра иде, дип аңлатты ул. Димәк, аның ире кеше гомерен дә кызганмый. Зарема нинди кеше белән яшәгәнен әле аңлап алды. Аңа тагын да куркынычрак булып китте. Иренә сиздермәс өчен сүзне икенчегә борырга тырышып, Зарема үз гаиләсен исенә төшерде. Ятим үскән Шакиргә караганда аның туып үскән гаиләсе бөтенләй икенче төрле иде. Әти-әнисе бер-берсенә карт-карчык дип яратып эндәшә. Иртәнге чәй вакытында өстәл тирәли утырышып алалар, Уфа иртәнге концерт бирә, шундагы бию көенә икесе дә тыпырдатып биеп алалар. Ә балаларга аларны карап тору шундый рәхәт. Ач та утырмадылар. Өч кызга әниләре матур күлмәкләрне үзе тегеп кидерә иде. Әнисен исенә алганда Зареманың ап-ак йөзе буйлап кайнар күз яшьләре акты. Эх, кайтарасы иде шул кайгысыз балачакны. Ә менә ирдән уңмады Зарема. Шәһәрдән ашлык ташырга килгән водитель егет белән танышкач, авылда очрашып йөргән егетен ташлап, шуңа кияүгә чыкты. Никах укытып, матур туйлар ясадылар. Ике бала дөньяга килде. Барсы да яхшы булыр иде, шул көнлә­шүе белән өтмәсә. Бәхете шуннандыр, мөгаен, монысы да шулай көнчел. Үз шәү­ләсенә дә көнли бит, дип уйлап куйды хатын. Өйдәге тынлыктан креслода утырган Шакир йокымсырап китте. Зарема карашын кызарып кына баткан кояшка төбәде. Кояш кызарып батса, көнне аязга юрыйлар. Шәфәкъ аллыгы аның алдагы көннәренә өмет чаткылары уяткандай булды.
Шакирнең бандитлар белән сугышып, нык кына имгәнү алганын, ирнең баш миендә яман шеш үсеп килүен, аның ике ай гына яшисе калганын белми иде әле Зарема. Хәер, якты дөньяларда бәндә ни күрәсен, ни кичерәсен кайдан белсен. Маңгайга язылганны күрми, гүргә кереп булмый, диләр бит. Әрем иседәй ачы шул ул язмыш дигәнең...
Фәрзәнә Исмәгыйлева.
Читайте нас: