Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров республика прокуратурасы коллегиясендәге чыгышында хокук сакчыларыннан барлык муниципалитетларда да ялган алкоголь сатуны туктату буенча катгый чаралар күрүләрен үтенде. Республика җитәкчесе белдерүенчә, бу «асылда, безнең халыкка карата геноцид булып тора».
«Ялган» алкоголь» нәрсә ул һәм гадәтидән ничек аерыла?
Лицензиясе һәм тиешле җиһазлары булган заводларда түгел, ә яшерен рәвештә җитештерелгән түбән сыйфатлы аракыны «ялган» дип атыйлар. Мондый «сәнәгатьчеләр» технологияне дә, рецептураны да үтәми. Аны җитештерүдә продуктның үзкыйммәтен мөмкин кадәр төшерү һәм табышны арттыру максатында һәрвакыт арзанлы һәм зыянлы материаллар кулланыла.
Спирт спирт инде. Ул нәрсәсе белән хәвефле?
Спиртлар төрле була. Алкоголь җитештергәндә этил спирты кулланыла, аны шулай ук «медицина спирты» дип тә атыйлар. Законсыз алкогольгә еш кына арзан метанол яисә «агач спирты» өстиләр. Этил спиртыннан аермалы буларак, метанол – чын агу һәм сәнәгатьтә эреткеч буларак кулланыла. Тәме һәм исе буенча ул этил спиртыннан берничек тә аерылмый, ләкин организмга эләксә укшыта, костыра, калтырата, ә авыррак очракларда тулысынча сукырайтырга һәм хәтта үтерергә мөмкин. Шулай ук, составында аракы мае булган спиртлы эчемлекләр дә «ялган» дип исәпләнә. Әзерләү технологиясе үтәлмәгәндә һәм тиешенчә чистартылмаганда эчемлектә барлыкка килгән ацетон, фурфурол, изопропил спиртлары һәм башка матдәләр шулай атала. Алар алкоголь эчемлегенең исендә, төсендә һәм тәмендә чагыла, күбрәк микъдардә исә көчле агулануга китерә. Статистика мәгълүматлары буенча, 2017 елда гына да республикада алкогольдән агуланудан 151 кеше үлгән.
Кибетләрдә көмешкә куу аппаратлары сатылуын күрдем. Алар законсыз рәвештә сатыла булып чыгамы?
«Законлы рәвештә. Сез үзегез өчен көмешкә җитештерә аласыз, һәм бу җинаять саналмаячак. Ә менә алкоголь продукциясен сатарга ярамый, моның өчен дәүләттән лицензия алырга кирәк. Тотсалар, 80 мең сумга кадәр штраф түләргә туры киләчәк», – ди адвокат Роман Петров.
Чын алкогольме-түгелме икәнен каян белергә?
Иң мөһим кагыйдә – алкогольне кулдан, палаткалардан, базарлардан сатып алмагыз. Чек бирүче рәсми тикшерелгән кибетләрдән генә алыгыз. Шешәләрнең тышкы күренешенә игътибар итегез. Ялган продуктта еш кына этикетка кыек ябыштырылган, бөкесе сыйфатсыз эшләнгән, «акциз маркалары» тонык һәм аңлаешсыз, алардагы алтын төсле сызык аерым элемент буларак әзерләнмәгән, ә төшерелгән була, голограммасы ялтырый, ләкин җемелдәми.
Заманча технологияләр безгә ярдәм итә аламы?
Алкогольнең законлылыгын смартфон ярдәмендә ачыкларга мөмкин. Игътибар иткәнегез бардыр: сатып алганда сатучы алкогольле шешәләрне ике тапкыр сканер аша үткәрә. Русиядә җитештерелгән яисә сатылган барлык алкоголь исәпкә алына – һәр шешәнең штрих-кодыннан тыш, шәхси номер сугылган тагын бер этикеткасы бар. Бу ЕГАИС – илдә җитештерелгән бөтен алкоголь турында бердәм мәгълүматлар базасы – өчен мәгълүмат. Шешәнең номерын «Росалкогольрегулирование»нең рәсми сайтында – сулда «Маркаларны тикшерү» дигән урында тикшерергә яисә смартфонга аларның «Антиконтрафакталко» дигән рәсми кушымтасын яздырырга мөмкин.
Бу бик җиңел эш. Кушымтаны яздырганнан соң программа сезгә акциз маркасын (моны аракыны сатып алганчы кибеттә үк эшләргә мөмкин) яисә касса чегын сканер аша үткәрергә тәкъдим итәчәк. Җавап рәвешендә система сезгә продукциянең маркасын, күләмен, куәтлелеген (тикшерегез, туры киләме?), җитештерүчесен, шулай ук сатып алган вакытны һәм урынны язачак. Нәрсәдер туры килмәсә, шунда ук шикаять язарга мөмкин һәм эшкә салкын караучы сатучыга тикшерү белән киләчәкләр һәм җәза бирәчәкләр.
Ә кибетләрдә ялган алкоголь күпме?
Проблема бик кискен тора. Республика буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларыннан күренүенчә, былтыр гына ялган алкоголь һәм спиртлы эчемлекләрне законсыз җитештерү һәм сату белән шөгыльләнүче биш яшерен цех эшенә киртә куелган. Законсыз әйләнештән гомум бәясе 10 миллион сумнан артык 265 мең литр продукция, шулай ук, тутыру һәм төрү буенча ике автоматлаштырылган линия, конвейер, бутау һәм тутыру өчен җиһазлар тартып алынган. Узган елның 11 аенда полицейскийлар 830 административ закон бозу очрагына чик куйган, контрафакт сатучыларга 11,6 миллион сумнан артык штраф салынган.
Радий Хәбировның чыгышыннан соң тикшерүләр көчәйтелгән. Беренче чиратта Урал аръягының Әбҗәлил һәм башка районнарын «агу сатучылардан» чистарту бурычы тора, анда даими рәвештә рейдлар үтә. Күләмле акцияләр үткәрү турында төрле профильле ведомстволар да хәбәр итә. Мәсәлән, республиканың Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт комитеты иҗтимагый оешмалар белән берлектә кибетләрдә продукция сыйфатын тикшерү буенча рейдлар үткәрәчәк.
Бу чаралар урындагы киштәләрдә ялган аракы өлешен сизелерлек киметергә ярдәм итәргә тиеш. Ләкин, беренче чиратта, эш гражданнарның үзләренең активлыгына бәйле, чөнки тәкъдим сорау зур булган урында гына барлыкка килә. Ә берәр чарага эчемлек сайлаганда күпләр сыйфатлыракны, яисә хәвефсезрәкне түгел, ә арзанракны сайлый...