Төрлесеннән
17 Апреля 2019, 08:43

Кайсы депутатыбыз иң бае?

Чиновниклар һәм депутатлар керемнәре турында декларация тутыра башладылар. Республикадан Дәүләт думасына сайланган иң бай депутат былтыр 23 миллион 380 мең сум акча эшләгән.

Добавить в предпочтительные источники Google
Федераль салым хезмәте мәгълүматлары буенча, ул — Рифат Шәйхетдинов. Депутат милкендә 433 квадрат метрлы фатир, хуҗалык корылмалары һәм Италиядә хутор бар.
“Бердәм Русия” депутаты Илдар Бикбаев былтыр, аннан алдагы елдагыга караганда, өч миллион сумга күбрәк акча эшләгән: аның кереме 8 миллион 300 мең сум белән исәпләнә.
Әлеге өчлекне шушы ук партия вәкиле Рафаэль Мәрданшин яба. Аның отчетында 6 миллион 800 мең сум акча эшләве турында күрсәтелгән. Депутатның милкендә “Мерседес”, “Вольво” автомобильләре, 261 квадрат метрлы йорт бар.
«Кызыл таң» гәзите сайтыннан
Читайте нас