Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
17 апрель 2019, 13:51

Сталин җитми безгә!

Мартта Левада үзәге социологлары русиялеләрнең Иосиф Сталинга мөнәсәбәте турында сораштыру үткәргән. Нәтиҗәләр шаккатырлык.

Русия халкының 70 проценты Сталинның тарихтагы ролен уңай бәяли. Бу — шундый тикшеренүләр үткән бөтен елларның рекорды. Җавап бирүчеләрнең 19 проценты гына ил тормышында аның ролен кире бәяли.
Респондентларның яртысы диярлек Сталин дәверенең репресссияләрен акларга әзер. Халыкның 41 проценты Сталинны хөрмәт итә. Ә аңа кире мөнәсәбәттә булучылар өч тапкыр кимрәк — 14 процент.
Сталинга карата булган уңай мөнәсәбәт дәрәҗәсе Брежневка, Горбачевка, Ельцинга һәм башкаларга булганына караганда югарырак.
“Моннан тыш, Сталин җәмгыятьтә җәберләнүчеләрне яклаучы буларак кабул ителә. Халык хәзер үзен көннән-көн ныграк ташланган итеп тоя. Ә Сталин шәхесе гаделлек символы һәм әлеге властька альтернатива буларак кабул ителә башлый. Бу - Сталинның мифологик образы, чын тарихи фигурадан ерак тора”, дигән фикердә кайбер белгечләр.
«Кызыл таң» гәзите сайтыннан
Читайте нас: