- Анда нерв күзәнәкләренә зыян килде. Төзәлә алган күзәнәкләр төзәлде, ә үлгәннәре, ни кызганыч, юк. Минем колакта гел ниндидер чыелдау, шуңа күрә мин тыныч җирдә, телевизор эшләмәгәндә, тавыш булмаганда, музыка уйнамаганда акылдан язам. Колакта гел черелдәп тора. Шуңа күрә мин йокларга ятканда я музыка тыңлап, я телевизор карап ятам, - дигән Радик Юльякшин "Интертат.ру" хәбәрчесенә.