Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
19 апрель 2019, 17:04

"Җиңү өчен 27 миллион адым"

9 май алдыннан Уфаның "Спутник ФМ" радиостанциясе Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә "Җиңү өчен 27 миллион адым" акциясе игълан итте.

Акция сайтында теркәлеп, анда һәр кеше кушыла ала.
Аңа инде республиканың билгеле кешеләре кушылган. Публицист Шамил Вәлиев 6 мең адымын картәтисе - Советлар Союзы Герое Мидхәт Баһаветдиновка багышлаган. "Ул сугышны 9 майда Прагада тәмамлаган. Ул вакытларны исенә төшергәндә гел елый иде. Өч тапкыр яраланган. Ул мине үзенең атылып юкка чыккан бармагы белән куркыта иде. Аңа бу вакытта нибары 30 яшь булган", - юи Шамил.
Башкортстан курайчысы Роберт Юлдашев, шулай ук, картәтисе истәлегенә адымнарын ясаган. "Минем картәтием Башкорт кавалерия дивизиясендә сугышкан, алгы сызыкка патроннар ташыган. 1942 елда минага эләгеп шартлаган, аннары демобилизацияләнгән. Мин аны хәтерлим. Ул бик кырыс иде. Оста куллы булды. Үз куллары белән арбалар, тәгәрмәчләр ясады. Мин дә аның янында булаша идем", - ди ул.
«Кызыл таң» сайтыннан
Читайте нас: