Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
19 апрель 2019, 16:57

Миллион ярым... чәйнектә янган

Брянск кешесе фатир сатып алырга акча җыйган һәм миллион ярым сум акчасын чәйнеккә яшереп куйган.

Хатыны иренә әйтмичә генә чәйнекне иске диван эченә урнаштырган.
Бераз вакыттан соң ире диванны чыгарып ыргытырга була һәм аңа ут төртә. Чәйнекнең андалыгын белгәч исә, ул акчаларын коткарырга ташлана.
Ләкин югары температурадан купюралар бер-берсенә шулкадәр нык ябыша ки, хәтта аеру мөмкин булмый. Банкта азмы-күпме дәрәҗәдә сакланган 117,5 мең сумны гына алыштыра алганнар.
Мораль: акчагызны чыгарып ыргытасы иске диваннарда сакламагыз!
«Кызыл таң» сайтыннан
Читайте нас: