Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
22 апрель 2019, 10:32

Бизнесын, хатынын һәм 8 баласын калдырып, урманга яшәргә күчкән

Ул урманда алты ел яши һәм шәһәргә әйләнеп кайтырга теләми.

Бу хакта «Челнинские известия» гәзите яза.
Хәзер аңа киңәш һәм психологик ярдәм сорап шәһәр кешеләре килә. Аны кар кешесе, я урман кешесе, я савыктыручы, яисә Боровецкий Серафимы дип атыйлар. Владимир кешеләргә бушлай ярдәм итә, кайчак аңа азык-төлек алып киләләр.
Урманга китүенең сәбәбе гаиләдәге проблемаларга бәйле булган.
Шушы көннәрдә Владимирга 50 яшь тула. Ул кикбоксинг буенча тренер булып эшләгән. Хәзер инде берничә ел үзенең тәҗрибәсе нигезендә психология буенча диссертация әзерли.
Урманда Владимир үзенә торак корган, ачык һавада аш-су өстәле, урындыклар урынына агач төпләре куелган, савыт-саба бар. Кышны мич янында үткәргән, Владимир теләсә нинди температурада йоклый ала. Җәен дә, кышын да киез итек киеп йөри. Атнага бер тапкыр чишмә суын кайнатып юына.
«Кызыл таң» сайтыннан
Читайте нас: