Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
22 апрель 2019, 10:45

Интернетта кеше кимсетмә, штраф түләтәләр!

Интернетта Кавказ төбәге милләтләре вәкилләрен мыскыллаган өчен Башкортстанда яшәүче 30 яшьлек ир-егет хөкем алдына баскан.

Былтыр сентябрьдә ул үзенең "ВКонтакте" битендә Кавказ төбәге милләтләре вәкилләрен кимсетүче язма урнаштырган.
Бу язма полиция хезмәткәрләре күзеннән читтә калмаган. Ир-егеткә карата административ эш кузгатылган. Ул, әлбәттә, судка барып җиткән.
Милләтара дошманлык тойгыларын уятудан чирканмаган ир-егеткә 10 мең сум штраф түләргә туры килгән.
Биредә шуны да әйтик: 2019 елның гыйнварына кадәр мондый ямьсез һәм җәмгыять нигезләрен какшатучы кылыклар Җинаять кодексы кысаларында каралган иде.
«Кызыл таң» сайтыннан
Читайте нас: