Тәтешле хәбәрләре
-6 °С
Болытлы
Telegram
VK
МАКС
Телефоны доверия
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
29 апрель 2019, 16:43
Элвин Грейның йөргән кызы "Дом-2"га китә
Элвин Грейның элек йөргән кызы — 25 яшьлек Чистай кызы Алинә Галимова «Дом-2» телепроектында катнаша. Алинә Мәскәүдә дә, Казанда да яшәгән. Ул җырлый һәм үзен фотомодель буларак та сынап карый, дип яза "Шәһри Казан".
2016 елда Elvin Grey белән очрашып йөргән. Чистайда аның концертларын оештырган, берничә клибында төшкән.
Галимова телешоуда беренче тапкыр гына катнашмый. ТНТдагы «Холостяк» тапшыруында да катнашкан булган. Соңгы елларда кыз вокал белән актив шөгыльләнә, Казан сәхнәләрендә татарча да җырлар башкара.
Читайте нас
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"