Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
8 Май 2019, 13:15

Илдә иң матур ханым күршедә генә яши

Йошкар-Олада яшәүче Ольга Попова «Русиянең бәллүр таҗлы ханымы-2019» матурлык конкурсында җиңүче булды.

«Русия-Европа-Галәмнең бәллүр таҗлы миссисы һәм ледие-2019» Бөтенрусия конкурсы 1-5 майда Мәскәүдә узды.
«Кияүдәге хатын-кызлар өчен Бөтенрусия матурлык конкурсында безнең модель Ольга Попова беренче урынны алды һәм «Русиянең бәллүр таҗлы ханымы» титулына ия булды. Хәзер ул безнең ил данын конкурсның киләсе этабында - Европада яклаячак», — дип сөйләгән матурлык мәктәбе директоры.
Ольга 13 яшьлек улын һәм кечкенә кызын тәрбияли. Ул - зур кием кибете директоры. «Тормышта да ул конкурста төшкән фотосурәтләреннән ким күренми», - дигән Паршин.
Бу хакта "Татар-информ" хәбәр итә.
Читайте нас: