Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
8 Май 2019, 13:18

Рөстәм Миңнехановның хатыны үзеннән 18 тапкыр күбрәк акча эшләгән

Татарстан Президентының хатыны Гөлсинә Миңнеханова былтыр иреннән 18 тапкыр күбрәк акча эшләгән. Бу республика Президенты сайтына урнаштырылган декларациядән күренә.

Гөлсинә Миңнеханованың еллык кереме былтыр 155 миллион сум тәшкил иткән. Рөстәм Миңнехановныкы — 8,5 миллион сум тирәсе. Президентның бернинди дә милеге юк. Ул бары тик 263 квадрат метрлы йорт һәм 414,9 квадрат метрлы җир кишәрлегеннән файдалана ("в пользовании").
2017 елдагы белән чагыштырганда, Миңнехановның кереме - 780 мең сумга, хатыныныкы 17,5 миллион сумга арткан, дип яза "Азатлык".
Гөлсинә Миңнеханованың декларациясеннән күренүенчә, аның, шулай ук, өч җир кишәрлеге, бер кунак йорты, бер торак йорт, фатир, машина урыны һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә бер фатир һәм ике машина урыны бар. 2017 елдагы белән чагыштырганда, Миңнеханова милкенә 363 квадрат метрлы җир участогы өстәлгән.
2017 елда Гөлсинә Миңнеханова иренә караганда 17,7 тапкыр күбрәк акча эшләгән иде (шул тәртиптә, 137,4 һәм 7,76 миллион сум).
Читайте нас: