Ел саен, көннәр җылыту белән, балаларның тәрәзәдән егылып төшүе белән бәйле фаҗигаләр башлана. 5 майда Нефтекама шәһәрендә 4 яшьлек бала тәрәзәдән егылып төшкән. Бәхеткә, дүртенче каттан егылып төшкән сабый исән калган.
29 апрельдә Октябрьский шәһәрендә булган фаҗига турында язып чыккан идек инде. Тугызынчы каттан егылып төшкән 7 яшьлек малай шунда ук вафат булган. Шул ук көнне Бүздәк районында беренче каттан - 2 яшьлек, бишенче каттан 5 яшьлек бала егылып төшкән. Алар исән, әмма җитди җәрәхәтләр алганнар.
Кем гаепле? Әлбәттә, өлкәннәр, ата-аналар. Карап, саклап җиткермәгәннәр, игътибарсыз калдырганнар. Әйтергә кирәк, мондый хәлләр, башлыча, имин гаиләләрдә күзәтелә. Кемдер газизен берничә секундка гына күз уңыннан ычкындырган, кемнеңдер бер баласын караган арада икенчесенә игътибары җитеп бетмәгән.
Дөрес, тәүлегенә 24 сәгать буе балага карап кына утырып, аны бер минутка да яныңнан җибәрмичә яшәп булмый. Шуңа да хәвефсезлек чарасын алдан күрергә кирәк. Хәзер кибетләрдә сабый тәрәзәне, балкон ишеген үзе ача алмасын өчен дә тоткычларга куела торган махсус йозак-блокираторлар сатыла. Алар, тәрәзәне аз гына ачык калдырып, бүлмәне җилләтү мөмкинлеге дә бирә. Тәрәзәнең москит челтәре куела торган урынына беркетү өчен махсус тимер рәшәткәләр дә сатуга чыкты.
Белгечләр әйтүенчә, балага тәрәзәне ачу өчен 30 секунд җитә. Шуңа да өлкәннәргә гомерлек йөрәк әрнүе, үкенеч алмас өчен уяу булырга кирәк.