Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
14 Май 2019, 13:07

Алина Кабаеваның игезәк уллары туган

Бу хәл 7 майда булган, дип яза үзәк матбугат чаралары.36 яшьлек гимнастка тәүге тапкыр әни булган: аның ике улы туган.

Сабыйлар Мәскәүнең элиталы акушерлык һәм гинекология үзәгендә дөньяга килгән. Кабаева анда булганда ул яшәгән каттан барысын да башка палаталарга күчергәннәр, ә коридорларда сакчылар кизү торган, имеш.
Кабаеваның вәкилләре әлегә бу хәбәрне расламый, ләкин кире дә какмый.
Гимнастканың балалары турында хәбәрләр даими килеп чыгып тора. Ул үзе шәхси тормышы турында беркайчан да сөйләмәде, ләкин ана булу турында хыяллануын яшермәде.
Инде хыяллары тормышка ашкан дип ышаныйк. Котлыйбыз сине, милләттәшебез!
«Кызыл таң» сайтыннан
Читайте нас: