Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
14 Май 2019, 12:59

Җиде кәҗә джипта кая юл тоткан?

Башкортстанда ЮХХДИ хезмәткәрләре җиңел машина белән идарә итүче водительне туктаткан һәм салондагы пассажирларны күреп, шаккаткан. Салонның алгы ягында водитель һәм аның янына бер ир заты утырган булса, артта... җиде кәҗә урын алган.

Әлеге күренешне видеога төшерүче язманы социаль челтәрләргә "элгән". Видеоязмада инспекторның шаяру катыш гаҗәпләнү белән: "Чыннан да, бер пассажирыгызның да каеше тагылмаган?" дигән сүзләре ачык ишетелә.
Җиде кәҗә джипта кая юл тоткан? Автомобиль водителенә җәза бирелгәнме? Сайттагы яңалыкларны укып барсагыз, барлык сорауларга да җавап табарсыз, дуслар.
«Кызыл таң» сайтыннан
Читайте нас: