Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
21 Май 2019, 14:32

Яшьлегеңнән килгән кунак

Зәйтүнә ишектәге кыңгырау тавышына сискәнеп, уянып киткәндәй булды. Телевизордан татарча матур концерт бара. Тыңларга, дип, диванга сузылып яткан иде. Йокымсыраган. «Яшьлегеңнән килгән кунак мин» дип җырлыйлар. Сүзләрен каян табалар? Әллә саташты инде, сикереп торып утырды. Нәрсә соң әле бу, дип торганда, кыңгырау тагын шалтырады. Көткән кешесе дә юк иде, югыйсә. Тиз генә торып, кем икәнен дә сорамыйча ишекне ачып җибәрде. Бусагада бик тә таныш йөзле бер олы гына кеше басып тора. Өсте-башы ярыйсы, пөхтә генә киенгән.– Мөмкинме? Керергә рөхсәтме? – дип елмайды ир кеше.

– Керегез, үтегез, – дип сәламләде Зәйтүнә, танырга тырышып.
– Миңа алай ят итеп карама, әнә бит җырлап торалар, яшьлегеңнән килгән кунак мин, – дип күрешергә кулларын сузды. Елмаеп җибәрде. Шулкадәр таныш елмаю. Кинәт Зәйтүнәнең бөтен тәненнән ток үткәндәй, салкын дулкын узды. Я, Ходай, Хәмит ич, Хәмит бу, никадәр үзгәрсә дә таныды бит. Чын-чыннан яшьлегеннән килгән кунак. Ничәмә еллардан соң әллә кайдагы Хәмит белән күрешүләр насыйп булыр дип кем уйлаган. Кирәк идеме бу очрашу? Әй, дөнья, гомерләр. Язмышлар агышы.
– Исәнме, Хәмит. Таныйм. Нишләп танымыйм, – дип күрешергә кулларын бирде. Хәмит Зәйтүнәнең кулларын сак кына кысып тотып, үбеп тә алды. Кулларын җибәрмичә, күзләренә карарга тырышты.
Кунак көтелмәгән булса да, Зәй­түнәнең пешкән ризыклары, сый-хөрмәте мулдан иде.Тәмле бәлеш тә кыздырылып өстәлгә килеп утырды, коймагы да өлгерде. Зәйтүнә күңеленнән генә сөенеп куйды: оятка калмады. Аны-моны, хәл-әхвәл сорашып, чәй эчтеләр. Зәйтүнә Хәмиткә караганын бик сиздермәскә тырышты. Ул бик үзгәргән, бирешкән, битләре җыерчыкланган. Матур елмаюы гына шул килеш калган. Елмаймаса, танырлык та түгел үзен. Зәйтүнә көлемсерәп куйды. Үзе ничек күренә икән? Икесе дә 60ны тутырып киләләр. Хәмит 70не ваклагандыр инде, 2-3 яшькә олырак та иде бугай әле. Зәйтүнәнең дә ялтырап торган куе кара чәчләренә күп­тән инде бәс сибелде. Шома ап-ак биек маң­гай да сырланды. Куе зәңгәр күз­ләр дә тоныкланды.Чия кызыл иреннәре­нең дә кызыллыгы уңды. Гәүдәсе бераз калынайды. Горур башы да иелә төш­те. Элекке янып торган, балкып торган Зәйтүнә түгел инде ул.
– Нинди җилләр ташлады.
Кайдан килеп чыктың? Адресны кайдан таптың, – дип сорашып китте Зәйтү­нә.
– Санаторийдан кайтып киләм, – дип алдашты Хәмит. Хәзер кеше эзләп табу әллә ни авырлык тудырмый, интернет бар бит. Тау белән тау гына очрашмый, – дип өстәп куйды.
Зәй­тү­нә­нең исә юкка-барга интернетка якын килгәне дә юк. Нигәдер өнәп бетерми. Эшләгән чагында утырган да бик җиткән.
– Ярый, әйтәсең килмәсә, әйтмә инде. Эзләп, табып килгәнсең, рәхмәт.
Күңел тулы утлы сагыш, хәтер­лә­сәң. Ничә елдан соң нәрсә эзләп кил­гән соң ул? Ник килгән? Йөрәге янсын әле, дигәнме? Йө­рәк янды. Янып сүнде. Яраларыннан күпме кан саркыды. Яралар да уңал­ды. Барсы онытылды. Бу халәт­ләр­нең барсына Хә­мит сәбәпче. Ай, Хәмит, куып чыгарсам инде. Юк, юк яшьлегеңнән килгән кунакмын, ди бит, кунакны ничек куа­сың? Башында төрле капма-каршы уйлар йөгереп үтте Зәйтүнәнең. Мине һаман, ай, Хәмит, вай, Хәмит, дип елап утыра, ди микән? Елаган чаклар үтте инде. Аңа золым кылган Хәмитне гафу иткән иде ул. Гомумән, ул бер кеше­гә дә ачу тотмый. Җырны, телевизордагы җыр­ны ишетеп калды бугай. «Яшь­ле­гең­нән килгән кунак» ди бит әле. Кунак түгел син, карак. Яшьлек чәчәген таптаган, килеп гафу үтенергә батырчылык итмәгән карак.
Авыл җирендә, чак кына андый-мондый хәл ишетелсә, бик тиз тарала, төрле гайбәткә әйләнә. Зәйтүнә бе­лән Хәмит мәхәббәтенең азагы ни белән беткәнен сөйләүчеләр булмады шикелле. Һәр хәлдә авылда ямьсез сүз ишетелмәде. Әллә ишет­мә­деләр.
Октябрь бәйрәме алдыннан булган ял көннәрен Зәйтүнә чак түзеп көтеп алды. Сумкасын әллә кайчан җыеп,әзерләп куйган иде инде, авылына очты гына. Юлда да гел уңай килеп торды. Автобустан төшкәч, авылга кайтучы йөк машинасы туры килде. Машинадан төшкәч, урам буйлап йөгерә-атлый өйләренә ашыкты. Айдан артык авылга кайтмаганына. Авылны, әти-әнисен, туганнарын, Хә­мит­не сөйлисе дә юк, сагынып кайтты. Тамак ялгап алганнан соң, зур дәрт белән өй җыештыра башлады. Ашханә өстәлендәге клеенка астыннан машинкада басылган чакыру кәгазе килеп чыкты. Таныды: колхоз машинкасында басылган. Бәй, бәй, ялгыш күрәме? Зәйтүнәнең өстенә бозлы су койдылармы ни! Өнемме, төшемме, дип катып калды. Зәйтүнә аңына килеп тагын укып чыкты. Ул Хәмит белән Әлфирәнең комсомол туена чакыру кәгазе иде. Колхозның алдынгы комсомоллары, шул исәптән Зәйтүнә дә чакырылган. Күз аллары караңгыланып китте. Егылмас өчен, мичкә барып сөялде. Ничек соң әле бу? Хәмит белән Әл­фи­рә­нең туе була? Ә Зәйтүнә? Зәй­тү­нә кайда кала? Күз аллары караң­гы­ла­нып китте. Уйларының очына чыгарлык түгел. Үзенең халәтен сиз­дер­мәс­кә тырышып, Зәйтүнә көянтә-чи­лә­ген алып, чиш­мәгә юл тотты. Кү­зен­нән мөл­де­рәп яшь ага, яшьле кер­фек­ләрне ачып, сукмакка карый. Каршыга вак-вак атлап, Рә­ши­дә җиңги судан кайтып килә. Күз яшьләрен берничек тә туктатып булмый, куллары белән күз­ләрен ышыклап Рәшидә апа белән исән­ләште.
– Исән сау гына кайтып җиттеңме? Укып буламы? Быел, Аллаһы боерса, укып бетерәсеңме, – дип тезеп китте җиңги.
– Рәхмәт, чибәр җиңги, рәхмәт, дип кабатлап, тизрәк китү ягын карады. Чишмәгә төшеп, тагын күз яшьләренә ирек бирде. Елап туйгач, битен-күзен юды. Учлап-учлап сердәш чишмәнең суларын эчте. Җиңелрәк булды. Элек тә, беркемгә дә сөйләмәстәй сер­лә­рен чишмәгә килеп сөйләгәч, җиңел булып китә иде. Чишмә, сабыр ит, сабыр бул, дигәндәй, челтер-челтер агып юлын дәвам итә. Бүген дә, ни эшлим дип, елап, чиш­мә­гә озак карап торды Зәйтүнә. Әмма серен ятларга сөй­лә­мәде. Дәү әнисе өйрәтте аны. Күрше Бәхти абзый салып алса, кулына гармунын ала иде дә:
– Дустым, дустым, дия, дия,
Сер сөйләмә дустыңа.
Дустыңның да дусты булыр,
Ул да сөйләр дустына... – дип җырлый иде. «Дус дигәнең бер көн дош­ман булып, даныңны сатар», –дип тә куя иде. Сәбәбе булгандыр инде, кем белсен. Җырлый иде инде.
Зәйтүнә, акылын җуйган кешедәй, тирә-юньне аңламас хәлгә килде. Күрше кызы Розалия кереп, туйга барыйк, киен, дип ашыктырды. Әллә аңлый, әллә аңламый иде Зәйтү­нә­нең хәлен. «Чакырган җиргә бар, кызым», – дип әнисе дә фатиха бирде. Әйе, әйе барырга кирәк. Аны туйга чакыралар. Хәмит белән Әлфирәнең туе икән ич, барырга кирәк. Нәрсә уйлаганын үзе дә аңламый иде...
Зәйтүнәләрнең авылы колхоз үзә­геннән бер чакрым гына. Инс­ти­тут­ның соңгы практикасын үтәргә үз­лә­ре­нең колхозына кайткан иде Зәй­тү­нә. Зоотехник, комсомол секретаре Хәмит белән шунда ныклап таныштылар. Егет чибәр, гармунчы, җырчы. Зәйтү­нә­не бик тиз үзе­нә каратты. Җәй буе очрашып йөр­де­ләр, бер-берсенә үлеп гашыйклар иде. «Зәйтүнә, мин сине яратам», – дип тау башларыннан кычкырды Хәмит. Авызлар ерык, бит­ләр алланган. Дөнья матур. Зәйтүнә­нең укуы да быел тәмамланачак. Диплом алып кайткач, гөрләтеп туй ясыйбыз, дип хыялландылар. Җәйләүләр­гә бардылар, болыннарда, урманнарда җитәкләшеп йөрделәр, бергәләп яңа җырлар өйрәнделәр. Яшьләр, оешып, матур концерт номерлары әзерләп, концерт куйдылар. Авылларга бардылар. Күңелле. Хәмитнең гармунда уйнавын, Зәйтүнәнең җырлавын биг­рәк яраттылар. Кат-кат чыгарып җыр­латтылар. Матур киләчәк турында хыялландылар. Йорт салырлар. Балалар үс­те­рерләр. Бик бәхетле яшәрләр. Җәй буе бәхетле әкият дөньясында яшә­деләр. Бүген Зәйтүнә «әкият дөньясы җимеше» турында әйтергә кире кайтты. Туйны тизләтергә кирәк. Яратудан шашкан хыяллар тормышка аша. Хәмит белән мәңге бергә булачаклар! Шундый якты теләкләр белән ашкынып кайткан иде. Ә аның сөйгәне Хәмит Әлфирә белән туй ясап ята... Гади туй гына түгел, комсомол туе булачак.
Туйга ничек бардылар, ничек кайттылар – ансын хәтерләми дә. Туй мәдәният йортында бара. Хәмит белән Әлфирә язылышып чыкканнар. Аларны законлы никах белән котлыйлар, изге теләкләр телиләр, икесен дә үтереп мактыйлар. Барсы да туйдагыча. Ак күлмәкле чибәр Әлфирәнең күзләре нур чәчә, йөзендә шатлыклы елмаю. Хәмитнең дә авызы ерык, туктаусыз Әлфирәне үбә. Исерүенең чигенә җиткән, күзләре тонган. Зәйтүнә белән Розалия дә яшьләрне котлады, бүләк тә бирделәр шикелле. Туйны алып баручы егет Зәйтүнәнең җырлавын үтенде. Кунаклар, Зәйтүнә җырласын, дип шаулаштылар. Әйе, барысы да туйдагыча – Әлфирә белән Хәмитнең комсомол туе бара. Зәйтүнә тирә-якны аңларлык хәлдә түгел. Аңа барыбер. Уртага чыгып җырлаудан башка чара юк. Моңлы тавышы белән җырлап җибәрде. Хәмит аның җырлаганын ишетмәде дә шикелле, берни белгертмәде. Хәмит өчен Зәйтүнә җырлады ни дә, җырламады ни. Җаен табып, Розалия белән туйдан чыгып киттеләр. Зәйтүнә кайтканчы йөгерде.
Таш яуса да китәргә кирәк. Иртән торып, сумкасын күтәреп, шәһәргә ашыкты. Тулай торакка кайтып, караватына егылды. Ике көн урыныннан кузгалмады. Елады да елады, саташты. Өченче көн дәү әнисе, сабыр ит, сабыр ит, балам, дигәндәй булды. Сабыр төбе – сары алтын, дип гел аңлата иде. И, дәү әни, дәү әни, исән булсаң, серләшер идек, дип үкси башлады. Тукта, тукта әле, нәрсә әйтер икән? Әлфирә белән Хәмит туенда булдым, алар өйләнештеләр, дияр Әл­фи­рә. Өйләнешсәләр, синең ни кысылышың бар, исән яшәсеннәр, дип җавап бирер иде дәү әнисе. Хәмиттән авырга калган мин, дип әйтергә көче җитәр иде микән? Дәү әнисе: «Хәмитнең әти-әнисе сине сорап килделәрме? Никах укыдылармы? Хәмит сине мәңге сөярмен, дип вәгъдә бирдеме? Әти-әниең ни уйлыйлар? Хәтмулла затына сине кияүгә бирергә ризалармы», – дип сорар иде кебек. Мөгаен, шулай сорар иде. Шуларны уйлап, Зәйтүнә тагын үкси башлады. Ләкин күзеннән яшь чыкмады. Боларның берсе дә булмады. Хәмитнең яратам, сөям, дигән ялган сүзләреннән башка берни юк. Ә бит Зәйтүнә аңа ничек ышанган иде. Ул вакытны хәтерләсәң, шундый матур яхты дөньяда
меңнәр арасында күзгә Хәмит кенә күренә иде бит.
Нәрсә соң бу? Аның сөйгәне, өзелеп сөйгән Хәмите – Әлфирәнең ире. Әлфирә хәзер Хәтмуллина булыр инде. Балалары да Хәтмуллин фамилиясендә йөрерләр. Зәйтүнәнең баласы Зәйтүнә фамилиясендә булыр. Әти-әнисе ни әйтер? Апасы, абыйсы, энекәше ни әйтер? Үзенең хәлен тагын бер тапкыр башыннан үткәрде. Инде ул елый да алмый иде. Күңел таш кебек. Уку вакыты җитте. Зәйтүнә үз-үзен тәртипкә китерергә тырышты. Юк, юк, ни булса да институтка барырга кирәк. Баш тубал кебек, таш кебек булса да барырга. Бөтен көчен җыеп урамга чыкты. Аяклары аны тыңламый. Шулай да атлап китте. Кинәт күз аллары караңгыланды, башы әйләнде. Зәйтүнә асфальтка барып төште. Нәрсә булганын аңларга тырышты. Аңларлык хәлдә түгел инде ул. Хәмит белән Зәйтүнәне бәйләгән асыл җеп өзелде. Дәваханәдә, балаң тагын булыр әле, дип юаттылар.Сынган аякларына гер асып, гипс­лап куйдылар. Ярый әле курсташ кызлары ташламады, килеп йөрделәр. Төрлечә ярдәм иттеләр, Зәйтүнәнең гөнаһын сизмәделәр шикелле. Сизсәләр дә, авыз ачып, сүз әйтүче булмады. Нык тырыштылар курсташлары. Укытучылар да ярдәмнәреннән ташламады. Ерып чыктылар. Зәйтүнә дә иптәшләре белән бергә диплом алды.
Диплом алып авылга кайтканда күзләре эчкә баткан, коры сөяккә калган иде. Култык аяклары белән йөрмәсә дә, нык кына аксавы сизелә иде. Бу халәтенә риза иде. Күрше кызы Розалия белән капка төбендә ял итеп утырганда. Сары «Урал» матае килеп тутады. Матай хуҗасы Хәмит исерек, үз-үзен тотышына исең китәрлек, әллә кем мени?
– Котлыйм, Зәйтүнә, котлыйм. Дипломың белән. Дипломың кызыл түгелдер ич, дип куйды. Дипломлы булгач, тагын бергә эшләрбез әле, дип, башын артка ташлап көлеп җибәрде. Мине онытмагансыңдыр бит, дип өстәп тә куйды. Зәйтүнәне корт чактымы ни, сикереп торып капкага таба атлады.
– Нәрсә Хәмит сүзенә игътибар итәсең, исерек ич ул. Баш зоотехник итеп куйгач, бөтенләй азды. Әтисе дә, энекәшләре дә, нәселләре белән эчкечеләр ич алар, дип сөйләнә сөйләнә Розалия Зәйтүнәгә иярде.
Хәмит белән Әлфирәнең уллары барлыгын белә иде Зәйтүнә. Әлфирә Зәйтүнәгә чаклы ук авырлы булган икән. Шушы исерек Хәмитне өзелеп яратканмы соң ул? Шушы Хәмит белән язмышын бәйләргә булганмы? Хәмитне яратучы тормыш иптәше булырга хыялланганмы?
Хәмитне капка төбендә очратканнан соң Зәйтүнә авылда озак тормады.Тизрәк билгеләнгән юллама буенча үзенә ошаган эшкә урнашты. Кечкенә бер бүлмә бирделәр. Тормыш әкренләп үз агышына, үз җаена кайтты шикелле. Ләкин яңа җиргә авыр ияләште. Чибәр, акыллы бу уңган кызга сүз кушучылар бихисап булды. Ник берәрсенә күтәрелеп караса, бәгыре каткан иде аның. Ирләргә нәфрәте көчле, бик көчле иде. Бер кая чыкмады, өйдә утыруын яхшырак, дип тапты. Бәйләм белән мавыга башлады. Матур-матур кофталар, костюмнар бәйләп киде. Иң күңеленә охшаганы үзенә бәйләгән пальто булды. Әкренләп үз-үзен карый башлады. Гомер үтә, ни эшләп тик ятсын әле ул. Укырга керергә кирәк. Читтән торып икенче югары белем алырга булды. Эшендә дә күрделәр аны. Эре бер берләшмәнең өлкән белгече итеп куйдылар. Аннан күп тә үтмәде, бүлек мөдире дәрәҗәсенә күтәрелде. «Яшәргә урыным, эшләргә эшем бар», – дип үз-үзен тынычландырды. Өлешемә төшкән көмешем шул, дип үз-үзен юатты. Дөнья белән ризалашты. Әмма, үзе күңеленнән нидер көтте. Дөресрәге могҗиза көтте. Эш белән башкалага баргач, классташы Алияне очратты. Тормыш иптәше Марат белән бик бәхетле яшиләр икән. Эшләре дә әйбәт бара. Кил әле, күреп китәрсең, дип кунакка чакырдылар. Ризалашты Зәйтүнә. Яңа ел җиткәнче үк Алияләргә юл алды. Чын күңелдән яратышып яшиләр, балалар үстерәләр. Рәхәтләнеп сөйләштеләр. Үткәннәрне искә алдылар. Яңа ел каршыларга Маратның абыйсы Аяз килеп төште. Бәйрәм тагы да ямьләнеп китте. Зәйтүнә белән Аяз бер күрү дә үк бер-берсен ошаттылар. Тагын бер очрашканнан соң, өйләнешеп тә куйдылар. Мәскәүгә күченеп, бик матур яшәп киттеләр. Аяз өчен яхшы хатын булырга омтылды. Аязның үзен яратуына сөенеп яшәде. Бер-бер артлы ике бала тапты. Аларны бик-бик яратып, иркәләп үстерделәр. Барысы да әйбәт кебек иде. Тик Зәйтүнә Аязны үзе теләгәнчә ярата алмады. Килмәгән бер җире дә юк кебек, бер минут та аны уйламый тора алмый. Бик тиз сагына да иде үзе. Күзләрен мәңгегә йомгач кына Аязны никадәр яратканын, үзенчә яратканын аңлады. Әле дә кайтып керер кебек көтә.
Каршыда Хәмит утыра, яшьлегеңнән кил­гән кунак, имеш. Хәмит туйда Зәйтүнәнең җыр­ла­ганын да ишетмәгән, аның бала көткәнен башына да китермәгән. Алла­һыма рәхмәт. Зур гөнаһтан яралган, бер­кем­гә дә кирәкмәгән зур гөнаһы юкка чыккан, Аллаһ гафу итсен. Я, Раббым гафу ит. Зәйтүнә Хәмитнең үз-үзен аклап сөйләгәнен ишетмәде, ишетергә дә теләмәде. Үзенең ни хәлдә калганын, ниләр кичергәнен сөйләп торуның кирәк, дип тапмады.
– Хәмит, сез иптәшем кайтканын көтә­сезме, китәсезме, – дип ачыктан-ачык сорап куйды. – Ул бер-ике сәгатьтән кайта, бүген соңлады шикелле, – дип өс­тәде.
Хәмит аптырап китте. Зәйтүнәнең ире күптән үлгәнен, балаларының таралганын да белә иде. Бик җитеш, бай тормышта яшәгәннәреннән дә хәбәрдар иде. Тагы да кияүгә чыктымы икән ни? Хәмит бөтен өмет-хыялларын төйнәп Зәйтүнә янына килгән иде. Мине ярата, дип ышанып яшәде. Калган гомерне бергә үткәрик, ялгышулар кем дә булмый, бигрәк тә яшь чакта, дип гафу үтенү сүзләре әзерләп килде. Бик ягымлы, кунакчыл каршылагач, өмет утлары дөрләп кабынган Хәмитнең.
– Юк, юк, көтеп тормыйм, – дияргә ашыкты Хәмит. – Сәлам әйтерсең. Якташым, авылдашым кергән иде, диярсең. Бик тә күрә­сем килгән иде сине, – дип ашыга-ашыга чыгып китте яшьлектән килгән кунак.
Менә шулай, гомер үткәне сизелми дә калган. Дуслар да юк инде. Олыгайгач, ше­шә­дәшләр түгел, аркадашлар, ягъни гаилә кирәк була. Ә кирегә юллар ябык. Ай, үке­нечле гомерләр. Терсәк якын да бит, теш­ләп кенә булмый.
Фируза Бәдамшина.
Читайте нас: