Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
29 Май 2019, 12:46

Земфира Байбулдинаны театрдан статья белән куганнар

Телевидениегә эшкә китәргә булгач, аңа хезмәт кенәгәсен дә бирмәгәннәр. Ә ул икенче көнне үк "Сәләм" тапшыруын алып баруга керешкән. Аның "Бәллүр сандугач" һәм башка проектлары зур танылу алды, ул алып барган концертларга уңыш юлдаш булды. Әмма хәзер ул сәхнәдә сирәк күренә. Ә социаль челтәрдә үзен башлыча әни буларак күрсәтә.

Җырчы Рәдиф Зарипов белән алар 3 балага гомер биргәннәр. Сафия кызлары - Даун синдромы белән туган. Шундый үзенчәлеге булган бала тәрбияләүче кайбер әти-әни кебек, алар баланы кешедән яшермиләр.
- Миңа бу хакта бик күп сорауларга җавап бирергә туры килә, - дигән ул "Проуфу" хәбәрчесенә. - Мондый баланы ничек тәрбияләргә, кайларга йөртергә... Рәхәтләнеп барчасына да җавап бирәм, Сафия белән фотосессияләр оештырам. Ул бик шат күңелле бала, әтисе, абый, апасы өчен бик сөекле зат. Хәзер мин бар гомеремне аларга багышлыйм. Дәүләттән 6 325 сум пенсия алам. Тагын иремнең чыгышларын оештырам, банкетлар, концертлар алып барам.
Читайте нас: