Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
31 Май 2019, 16:41

Хәйруллиннар диңгезгә чыгып качкан, диләр...

Салават шәһәрендә яшәгән Луиза һәм Марат Хәйруллиннарның банктан 23 миллион сум урлап качуларына дүрт көн үтте.

Хокук сакчылары һаман аларның эзенә төшәлми.
Шул ук вакытта, танышлары һәм дуслары бу гаиләне тик яхшы яктан гына искә ала. Алар имин тормышта яшәгән, ике машиналары булган. Кызлары мәктәптә яхшы укыган.
Луиза турында беркем дә авантюрага бирелүчән дия алмый. Шул ук вакытта ул качуга җентекле әзерләнгән: социаль челтәрләрдәге "бит"ләрен ябып бетергән. Марат исә вахта ысулы белән Себердә эшләгән, йорт төзегән. Аның 1 миллионга якын бурычы булган булуын, ләкин бу гына Каф тау артына качарга сәбәп түгел.
Салават халкы аларның кая китү мөмкинлеге турында баш вата. Берләре Казахстан ягына чыгып киткәннәрдер дип фаразлый. Аның чиге Салаваттан 500 чакрымда гына икән, икенчеләр төпкел авылда яшеренгәннәрдер, дип инанган.
Ә Хәйруллиннарның кызлары укытучыларына шушы көннәрдә гаилә белән җылы диңгезгә китәчәкләрен әйткән булган...
Читайте нас: