Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
7 июнь 2019, 11:59

Очрашу

Бакча киртәсен җимереп, машина килеп керде. Иелеп чүп утап яткан урта яшьләрдәге хатын, нәрсә булды бу, дип тураеп басты. Машинадан коты очкан ир сикереп төште. Ханым, гафу итегез, ярый әле сез­нең өстегезгә килеп мен­мәдем, кызу бара идем, тәгәр­мәч­ләрем шартлады, кран каера бит ул, тотып булмый, дип тезеп китте. Гөлзифа исә теле-телгә йокмаган иргә карады да катты: аның төп-төз буй сыны, очкын чәчеп торган күзләр... Киртә нәрсә инде ул. «Үзем килеп төзәтеп куярмын, баганаларыгыз барыбер черегән икән, яңаны утыртып бирермен», – диде водитель.

Кар суларыннан башлый Гөлзифа бакчадагы эшләрен. Су мичкәләренә кар тутыра, җылыткычларын юа, агулый, дарулый, көзгә җиткәнче шуның белән күңелен юата. Кечкенә бакчаның һәр почмагында чагу гөлләр үстерә. Кыяр, помидор, суганнары – нәрсә утыртса, шул гөрләп үсә. Үстергән җимеш-җиләкләрен дә ашаучы юк, ул аларны күршеләренә, танышларына тарата.

Өченче көн киртә җимерек тора. Гөлзифа күзләрен талдырып водитель ирне көтә, әйтерсең, ул аның коймасын җимермәгән, кунакка хәл белергә генә кереп чыккан. Эссе кояштан башы әйләнгән хуҗабикә, бакчадагы йортка кереп ятты да, йокымсырап китте. Ул килеп туктаган машина тавышын да ишетмәде. Уянып чыкса, ир инде торба, кирәк-ярак агачларын бушаткан, мичкәдәге су белән юынып тора. «Озакладыгыз, юл читен­дә булгач, бөтен кешенең күзе минем җимерек киртәләремдә кебек тоела», – дип елмайды Гөлзифа. Ул кешеләргә ачуланырга, тиргәшергә белми. Икенче тапкыр очрашсалар да бер-берсенә кем, дип дәшәргә исемнәрен белми, каушап калды алар. «Мин Гаяз», – дип кулларын сузды ир. «Гөлзифа», – дип җаваплады хатын.

Гаяз эшкә җитез тотынды, тимер баганаларны кагып, Гөлзифа чәй кайнату белән булашканчы, торыкларын әзер­ләп тә куйды. Икәүләшеп сөйләшеп чәй эчтеләр. Яулык читеннән генә Гөлзифаның кара чәчләре күренеп тора, елмайганда күзләре йомылып, карлыгач канатыдай гына кала. Ә үзе шундый мөлаем, әйтерсең, җир йөзенә шатлык, сафлык таратырга туган, дип уйлады Гаяз. Шул көннән алып алар дуслашып китте.

Гаяз, олы яшьтә булуына карамастан, әле дә эшләп йөри икән. Гомере буе авыру хатын карап, йортым, гаиләм, бердәнбер улым, дип җан ата. Аның сөйләүләренә караганда, зур йорты, яхшы җиңел машинасы булса да, Гаязның тормышына кызыгырлык түгел. Ул анда бәйләнгән эт кебек яши. Унбиш минутка күздән югалса, хатыны аны көнләп истерикага бирелә, урамга чыгып кычкыра башлый. Ярый әле эшенә ияреп йөрми. Әмма кесә телефоны бертуктаусыз шалтырап кына тора. Кырыкны куган уллары Аяз да шушы хәлдә. Ул ашыгыч ярдәм бүле­ген­дә эшли. Әмма кызлар белән аралашып, мәхәббәт утында янганы юк бахырның. Әнисе аны үзе яныннан җибәрми. Алар аны дәваханәгә дә салып карадылар. Табиблар әллә ни чирен тапмыйлар, әллә зәхмәт чире, әллә нәсел чире, бел­мәс­сең. Бер җылы сүзгә, хатын назына тилмереп үтте Гаязның гомере. Ташлап та китә алмады. Я үз-үзенә кул салыр, гомерлек гөнаһлы булырмын, дип, түзеп яшәде. Ә Гөлзифаны очраткач, ул яңадан тугандай булды. Яшисе килә, күкләр­гә очасы килә, күңел җырлый. Шулай киртәләрен җиме­реп кереп, әллә гомер буе эзлә­гән мәхәббәтен таптымы соң?

Ә Гөлзифа ялгыз, тормыш иптәшенең вафатыннан соң беркемгә күтәрелеп караганы юк. Балалар үз тормышлары белән яши, килеп хәл белешеп тора. Әмма барыбер ялгызлык, ялгызлык инде ул, канаты каерылган кош сыман. Җәйге матур көннәр үтеп, кышлар җитте. Җәйләре эш белән узганы сизелми, көн буе йөгереп арып егыласың да, кояш нурлары белән бергә яңадан уянасың. Кышлары бөтенләй икенче төрле шул, көннәр кыс­ка, төннәр озын, уйландыра, сагышландыра.

Өч ел вакыт сизелми дә үтеп китте. Алар тәмам бер-берсенә ияләште, бер атна күрешми торсалар, бер-берсен өзелеп сагына, тик бер-берсенә сине сөям, дип әйтергә кыю­лыклары җитми. Шулай да Гаяз ныклы бер карарга килде. «Болай яшәп булмый, хатыннан аерылам, үзебезгә аерым йорт алып чыгарбыз, никах укытыйк», – дигән тәкъдим ясады. Гөлзифа ирне ничек кенә якын күрсә дә балаларыннан фатиха сорамый, киңәш итми, уңай җавап бирергә ашыкмады. Кызлары бу хәбәрне шатланып каршы алды. Улы гына бик озак уйланып утырды. «Әни, син бу кешене яхшы беләсеңме? Ялгышмассыңмы?» – диде олыларча. Гөлзифа улының сүзләреннән соң бик каты уйга чумды: юлыма чыгып торган бәхетне ничек итеп кулымнан ычкындырыйм. Ул янымда булганда дөньялар яктырак, сулар һава кебек бит ул миңа. Дөрес эшләдеме, юкмы – никах укытты алар. Гомер буе исерек ир белән яшәп, тормыш дилбегәсен үзе тоткан Гөлзифа да, ниһаять, хатын-кыз бәхете тойды. Гаязны тәмле ризыклар белән сыйлады, алдагы көннәренә планнар кордылар. Тик ничек кенә бергә булырга тырышсалар да, тормышлары аерым булды. Моңа кадәр аерылышырга ризалык биргән хатын теше-тырнагы белән Гаязга ябышты. Ир бирмәк – җан бирмәк. Янында булганда кадере булмаса да, читкә китә башласа, бирәсе килми икән. Хатын төрле хәйләләр уйлап чыгарды: әле йөрәк өянәге тотты, я бөтенләй башын исәрлеккә салып, теләсә нәрсә белән янады. Гаязның кесә телефонына «кааааайт, үләм» дип кычкыру булсынмы. Ә Гөлзифа тыныч кына көтә килә. Инде килер, инде аныкы гына булыр, тынычлап яшәрләр. Юк, тәтемәде хатынга тыныч тормыш. Гаязның инде, бетеп киләм, дигән вәгъдәләре елларга сузылды. Гаяз да ике хатын арасында йөреп тәмам арыды.

Беркөн Гаязның хатынына инсульт булды. Гел генә әти-әни янында яшәгән уллары да ике кулсыз калгандай булды. Әнисе ул кайтуга ризыкның төр­ле­сен­нән әзерли, бердәнберем, кадерлем, дип кенә тора иде. Аяз төскә дә аңа охшаган: кыска буйлы, юантык. Әтисенә ох­ша­маулыкның үз сере бар, тик аны беркем дә белми. Гаязга тормышка чыкканда Рәсимәнең башкадан авыры бар иде инде. Бәлки шуларны уйлап, гомергә ташлап китәр, дип куркып яшәгәндер ул. Гаяз исә гади авыл егете, андый-мондыйны уйлап та караганы булмады. Апаларына кунакка килгәч, капканга эләк­терде аны Рәсимә. Егет авыл ху­җа­лы­гы техникумында, Рәсимә педагоглар әзерли торган уку йортында белем ала иде. Кызны икенче курста укып йөргән егет, кияүгә алам, дип алдады. Ә аның авырга калганын белгәч, йөзен борды. Элек заманнарда әтисез бала табып кара... Шуңа күрә Гаязга ябышты инде Рә­си­мә. Ә Гаязның исә андый уй башына да кереп чыкканы булмады, баланы үзе­неке дип үстерде. Аязның яше кырыкка китсә дә, улым, дип яши.

Гаязның хатыны урында озак ятмады, терелеп аякка басты, ләкин ир никахлы хатынына күчеп килүне сузды да сузды. Шулай тулы бер ай узды. Кесә телефоны аша гына аралашып яшәде алар. Үзем исән-имин чакта улымны өйләндерергә иде. Шуны алырга кирәк, малайга тегене эшләргә кирәк, дип, гел аны хәстәрләде. Картаеп беткән малайны өйләндерәм, дип тагын ничә ел көтәргә сине, йөргән кызы да юк бит әле, дип уйлады Гөлзифа. Син бит аңа үзенә уйларга да ирек бирмисең. Синнән башка дөнья көтәргә өйрәнсен, дип киңәш итте.

Акылы белән аңлый Гаяз Гөлзифаны, тик гаиләсен калдырып чыгып кына китә алмый. Нәрсәдер тота аны. Инде яшь егет түгел, җитмешне ваклаган кеше бит. Җиде мәртәбә уйлый, җиде мәртәбә чутлый киләчәген. Ә менә Гөлзифага тәкъдим ясаганда, аерылам, дип ничек әйтте икән соң, әллә ул аны сөяркә итеп кенә тотмакчы булдымы. Хатын да яшь түгел, аның да бәхетле буласы, каршы утырып мәтрүшкәле чәй эчеп, иртән аның җылы кочагында уянасы килә. Ә болай көтү аңа газап, хатынлы ир белән яшәү дә зур гөнаһ лабаса, дигән уйлар килә аның башына. Тик нишләргә? Җае чыкканда килеп китеп йөрегән ир белән гомер итәргәме, әллә араны өзәргә кирәкме? Озын төннәрдә күзләренә йокы керми шулай уйланды Гөлзифа. Я бик нык шатланган да яисә күңелне кайгы хәсрәт чорнап алганда күңелгә шигырь юллары килә. Гөлзифа да тел очына килгән юлларны ак кагәзъгә язып куйды:

«Тагын күпме, бәгърем, көтәргә,

Җаннарымны утта өтәргә.

Еллар агымында сиңа түгел,

Аллаһыма өмет итәргә».

Күңеле бушагандай булып, йокымсырап китте. Төшендә ул әнисен күрде. Ә ул бертуктаусыз, кирәкмәс, балам, кирәкмәс, дип кабатлый иде. Иртәнге кояш нурлары тәрәзәгә караган көн чалт аяз. Гөлфизәнең җаны да тынычланган кебек. Алдагы тормышын күз алдына китерде. Гаяз бөтенләйгә килде ди, хатыны, улы шалтыраткан саен үз йортына кайтып китәчәк. Анда-монда кунакка барганда да бергә йөриләр, әле кода-кодагый булып йөриселәре бар, соңыннан онык, дип китәчәк. Андый кешегә сәбәбе табылып тора. Аннары, ир белән хатын арасын бозып, кем бәхетле булган әле, дип үз-үзе белән сөйләште Гөлзифа. Берни булмагандай, тәмләп чәй эчте. Иртә уңмаган кич уңмас, кич уңмаган һич уңмас, дип, күңел йозакларын җимереп килеп кергән ирнең юлына киртә куяр өчен Гаязның телефон номерын җыйды.
Фәрзәнә ИСМӘГЫЙЛЕВА.
Читайте нас: