Төрлесеннән
10 Июня 2019, 06:47

“Техосмотр”да автомобильне фотога төшерәчәкләр

Русия Президенты Владимир Путин техник тикшерү вакытында автомобильне мәҗбүри фотога төшерү һәм диагностик карталарны электрон рәвештә рәсмиләштерүне кертү турындагы законга кул куйды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Документ текстыннан күренгәнчә, федераль башкарма власть органнары компетенциясенә җитештерү-техник базага, транспорт чарасын фотографик сурәтләүгә карата таләпләрне раслау керә.
Закон "техник тикшерү процедурасын реаль уздырмыйча, диагностик карталарны күпләп рәсмиләштерү практикасына каршы тору" га юнәлтелгән, ә бу исә техник җитешсезлеккә бәйле юл-транспорт һәлакәтләре саны артуга китерә.
Техник тикшерүне оештыру һәм үткәрүне контрольдә тоту буенча бурычлар Эчке эшләр министрлыгына йөкләнә. Ведомство операторларның Русия Хөкүмәте тарафыннан билгеләнгән техник тикшерү уздыру кагыйдәләрен үтиме-юкмы икәнлеген бәяләячәк.
Шулай ук, закон электрон документ рәвешендә диагностик картаны рәсмиләштерүне күз уңында тота, көчәйтелгән квалификацияле электрон култамгадан файдаланып, аны автодиагностика уздырган эксперт имзалый.
#ВладимирПутин
Читайте нас