Кичә Радик Юлъякшин Уфада “Сердце Евразии” фестивале кысаларында республиканың 100 еллыгына багышланган “Алга, Башкортстан!" дип исемләнгән бәйрәм концертында чыгыш ясады.
Әлеге чарада төшерелгән фотоларны үзенең Инстаграм битендә һәм "ВКонтакте" челтәрендәге рәсми төркемендә урнаштыра. Язылучылары арасында җырчыны үзенә бирелгән вакыттан озаграк чыгыш ясауда, "Пицца" төркеменә җырларга вакыт калдырмауда гаепләп, комментарийлар калдыралар.
Яңгыр астында биш сәгать "Пицца" төркемен көтүчеләр күп булган. Ә Радик бер җырын икешәр тапкыр башкарган...
Озак та үтми, җырчы Инстаграм битендә Сергей Приказчиков белән төшкән фото урнаштыра. “Мир!” – дип яза ул фото астына. Биредә дә алдан әйтелеп үтелгән эчтәлектәге комментарий язучылар бар.