Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
19 июнь 2019, 13:32

Кызлар да кеше талый...

Уфада 23 яшьлек кыз такси йөртүченең машинасын урлаган. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгының Башкортстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Фольксваген Поло" машинасы белән идарә итүче 19 яшьлек таксист төнлә шактый кызмача кызны һәм аның дус егетен Губайдуллин урамындагы йортка кадәр китереп куйган. Егет акча артыннан дип йортка кереп киткән һәм башы белән югалган. Озак көткәннән соң, водитель машинадан чыккан. Ә кыз бу мизгелне көтеп кенә утырган, күрәсең. Ачкычы шунда калган машинаны алып качкан. Юлда исә ул автомобильне бәрдереп, аны Октябрь проспекты урамында ташлап калдырган.
Полиция хезмәткәрләре тарафыннан тотылган туташ бу гамәлгә ни сәбәпле баруын аңлата алмаган. Ул Уфа районында яши һәм моңа кадәр дә урлашу, кеше талау буенча хөкем ителгән булган. Кулга алынган кызга карата җинаять эше ачылган.
Читайте нас: