Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
19 июнь 2019, 13:35

Пластик савытларсыз ничек яшәрбез?!

Русиянең Табигый байлыклар һәм экология министрлыгында бер тапкыр кулланылучы пластик савыт-сабаны сатуны тыймакчылар.

Ведомство белдерүенчә, пластик калдыклар тирә-як мохит өчен зур хәвеф тудыра, чөнки аның калдыкларын икенчел эшкәртү күләме чыгарып ташланганыннан бик аз. Министрлыкта, базар икътисады шартларында әлеге тыю икътисади нәтиҗәлекне исәпкә алып нигезләнергә тиеш, дип белдерделәр.
"Роспотребнадзор" бер тапкыр кулланылучы пакетларны этаплап кыскартуны һәм биотаркалучы төргәкләр җитештерүне арттыруны планлаштыра. Шулай ук, "биотаркалучы төргәк" дигән мотлак сертификация билгесен кертергә тәкъдим итә.
Читайте нас: