Төрлесеннән
19 Июня 2019, 08:30

Русия эстрадасы "поп-короле" үлемнән чак калган

Күренекле җырчы Филипп Киркоров утырган самолет гадәттән тыш хәлгә тарыган.

title
Филипп Киркоров үз балалары белән очкан Болгария самолеты Мәскәүнең Домодедово аэропортына төшкәндә уңышсызлыкка тарыган.
"S7" компаниясенең Варна — Мәскәү рейсы артистның күңелендә озак сакланыр инде.
Очкыч башта түбәнәя алмый, соңыннан очып китү-төшеп утыру юлына шассие белән каты бәрелә, нәтиҗәдә, икенче әйләнешкә күтәрелеп китә. Шуннан соң гына очучылар самолетны уңышлы төшереп утырта ала.
Аллаһка шөкер, берсе дә зыян күрмәгән.
Читайте нас