Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
19 июнь 2019, 18:47

Тәрәзә юам дип... үлгән

Уфада тагын фаҗига: күпкатлы йорт тәрәзәсеннән бер хатын-кыз егылып төшкән.

Әлеге фаҗига видеосы тиз арада социаль челтәрләрдә таралган. Егылып төшкән ханым шунда ук үлгән.
Ул фатирының тәрәзәсен юган булган, диләр. Тик тәрәзә тупсасыннан аягы таеп китеп, түбәнгә очкан. Әлеге кызганыч вакыйга шәһәрнең Зәки Вәлиди урамында урнашкан күпкатлы йортларның берсендә булган.
Соңгы арада тәрәзәдән егылып төшеп һәлак булучы сабыйлар саны да күбәйде. Якыннарыбызны һәм үзебезне сакласак иде.
Читайте нас: