Гаиләдә өч малай үскәннәр. Илдар - иң өлкәне.
Яраткан ризыгы - кыстыбый.
Тәүге автомобиле - «Москвич».
Чаңгы буенча өлкәннәр арасында икенче разрядны 9нчы сыйныфта укыганда ук үтәгән: 5 чакрым араны 12 минутта узган булган.
Тәүге эш урыны - Башкортстан дәүләт опера һәм балет театры.
Гүзәлгә тәүге биргән бүләге - бала рәсеме төшкән открытка.
Гүзәлгә «Бәбәем» дип эндәшә, Гүзәл аңа «Җаным» ди.
Ул - Гүзәлнең барлык клипларының авторы, төшерүчесе һәм продюсеры.