Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
24 июнь 2019, 18:28

Чүплеккә... елан ташлаганнар

Стәрлетамакта яшәүчеләр сәер күренешкә тап булган.

«Домоуправление №4» тукталышыннан ерак түгел чүп контейнерына бик зур елан эленеп торган.
Питонны өйдә асраган булып, авырып китеп яисә ялкыткач аннан шул рәвешле арынырга булганнар, ахры.
Еланны чүп ташларга килгән бер бала күреп алган. Питон башта селкенмәгән, бераздан боҗра булып йомарланган, аннары селкенеп алган, контейнер янына асылынып төшкән һәм җан биргән.
Әлеге фото социаль челтәрләрдә таралганнан соң, бик зур шау-шу тудырган. Күпләр еланның хуҗасын сүккән: чөнки елан башта исән булган һәм ул кешегә ташлана алган. Икенче берәүләр, елан карт һәм авыру булса, башка гуманлырак юл сайларга да мөмкин булыр иде, дип, үз фикерләрен язып куйганнар.
Читайте нас: