Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
25 июнь 2019, 14:04

Бакча мөдире 400 мең сум үзләштергән...

Стәрлетамак шәһәр суды 94нче балалар бакчасының элекке мөдиренә карата карар чыгарган.

Мәгълүм булуынча, җитәкче ханым бинаны хезмәтләндерүче вазыйфасына фиктив рәвештә эшче алган. Чынлыкта булмаган хезмәткәр өчен өч ел дәвамында хезмәт хакы алынган. Шул рәвешле, элекке мөдир шәһәр бюджетыннан 280 мең сумнан артык акча үзләштергән.
Моннан тыш, 2015 елның июненнән 2018 елның мартына кадәр бакча хезмәткәрләре әлеге хатынга стимуллаштыру түләүләренең бер өлешен китереп бирә барган. Бу сумма - якынча 110 мең сум. Шулай ук, 2017 елның июнендә мөдир, балаларын бакчага урнаштыру шарты белән, бер гаиләдән 15 мең сум ришвәт алган.
Ханым үз гаебен тулысынча таныган. Суд аны шартлы рәвештә өч елга иркеннән һәм ике елга педагогик эшчәнлектән мәхрүм итте.
Читайте нас: