Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
25 июнь 2019, 14:09

“Йолдызлы” әниләрнең балалары мәктәп белән хушлаша...

Кемнәр уллары һәм кызларын олы тормыш юлына озата?Мәктәпләрдә чыгарылыш кичәләре дәвам итә. Кичәге балалар яңа, әлегә кадәр таныш булмаган зур тормышка аяк баса. Чынлап та, бу - һәр яшь кешенең тормышында яңа этап һәм бик мөһим адым. Билгеле, әти-әниләр бу көннәрдә аеруча дулкынландыргыч мизгелләр кичерә. Алар нинди генә билгеле шәхес, популяр "йолдыз" булмасын, бала өчен кичергән хисләр барлык әти-әнидә дә бертөрле буладыр, мөгаен.

Быел баласы мәктәп белән хушлашкан "йолдызлы" әниләр арасында билгеле җырчы һәм актриса Вера Брежнева да бар. Үзе дә яшь кызлар кебек күренүче җырчының өлкән кызына быел 18 яшь тулуына ышанып та булмый. Соня мәктәпне Америкада тәмамлаган, әйтүләре буенча, ул инде Калифорния университетына укырга да кергән.
Шоу-бизнеста киң билгеле музыкаль продюсер Яна Рудковская гаиләсендә быел икеләтә бәйрәм — мәктәпне берьюлы ике өлкән улы тәмамлый. Егетләрнең берсе Николай бизнесмен Виктор Батуринның беренче никахыннан туган, ә Андрей - аларның уртак уллары. Аларның икесен дә Яна бүген зур тормышка озата.
Телевидениедә алып баручы һәм астролог Василиса Володина телевизор караучыларга “Давай, поженимся!” тапшыруы аша таныш. Быел аның кызы Виктория дә унберенче сыйныфны тәмамлый.
Күпләрнең яраткан актрисалары Любовь Толкалина белән Анна Михалкова да балаларын зур тормышка озата. Толкалинаның Егор Кончаловскийдан туган кызы Мария, ә Михалкованың кече улы Сергей мәктәп белән хушлашалар.
Читайте нас: