Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
27 июнь 2019, 18:29

“Теге дөнья" бар!”

Американың Аризона штатындагы Финикс шәһәрендә яшәүче Тина Хайнс үткән елның февралендә клиник үлем кичерә.

Хатында йөрәк өянәге башлангач, ире Брайан аңа тиз арада йөрәк-үпкә реанимациясе ясый. Ләкин бераздан хатынның йөрәге янә туктый.
Ашыгыч ярдәм медиклары дәваханәгә илткәндә Тинаның йөрәген берничә тапкыр “терелтеп” җибәрә. Табиблар әйтүенчә, бу хатын 27 минут үле була.
Дәваханәдә аппаратларга тоташтыргач, Тина аңына килә. Сөйләшә дә алмаган хатын табиблардан иң беренче итеп блокнот һәм ручка сорап ала һәм анда “Бу дөрес” дип язып куя. Табибларның бернәрсә дә аңламаганын күреп, бармагы белән өскә, күккә төртеп күрсәтә.
Соңыннан Тина "теге дөнья" турында болай искә ала: “Барысы да чын кебек булды. Анда төсләр шундый чагу!” Хатын әйтүенчә, ул сары яктылык сирпелеп торган зур кара капкалар күргән. Капка алдында бер ир булган...
Беҙҙе Яндекс Дзен лентаһында уҡығыҙ
Читайте нас: