Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
3 июль 2019, 17:14

Елыйсы килгән бала атасының сакалы белән уйныймы?..

Радик Юлъякшин Салават Фәтхетдиновны янә көч сынашырга ярышка чакыра.

Ярышның аталышы инглизчә - BottleCapChallenge, урысча - "Развести на слабо", татарчасы - "Ә син булдырасыңмы?"
Аның кагыйдәсенә ярашлы, уенчы сулы яисә башка эчемлекле шешәнең бөкесен, бөтерелеп тибеп, аяк белән ачарга тиеш.
Элвин Грей һәм аның төркеме дә әлеге челленджта катнашкан һәм видеоны Инстаграм битенә урнаштырган.
Эстафетаны кемгә тапшырырга дип күп уйлап тормаганнар, моның өчен Башкортстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновны сайлаганнар.
Зәкиеч юмор хисле кеше, әлбәттә...
Читайте нас: