Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
5 июль 2019, 18:26

Иван-чәй үләненең шифасы зур

Аның ике исеме бар: тар яфраклы иван-чәй һәм кипрей. Әлеге үләнне безнең киңлекләрдә еш очратырга була.

Файдалы составы

Галимнәр иван-чәй­не уникаль үсемлек дип саный, чөнки ул күп ке­нә файдалы матдә­ләр булуы белән башка үсем­лекләрдән аерылып тора. Барыннан да элек бу үсемлектә С витамины күп. Аннары В төркеменә керүче витаминнар – органик кислоталар, пектин, лектиннар, гал кислотасы, дубиль матдәләр, тимер, бакыр, марганец, калий, кальций, фосфор һәм башкалар. Яфракларында булган дубиль матдәләр дәвалауга ия, шулай ук танин аз түгел (ялкынсынуга каршы яхшы дәва). Орлыгында май бар. Моннан тыш, әлеге үсемлектә кофеин юк.

Организмга тәэсире

Ул бөтен организмга файдасы турында билгеле булган диңгез кәбестәсеннән дә файдалырак. Элек тә, хәзерге вакытта да белгечләр аны кояш баеганнан соң, йөрәк тибешен тынычландыру, кан басымын бераз төшерү һәм үзеңне йокыга, сәламәт ял итүгә әзерләр өчен эчәргә киңәш итә. Аның йогынтысында бөтен органнар да тигез һәм дөрес эшли башлый.

Аның канга файдасы турында да әйтми мөмкин түгел: барыннан да элек, ул гемоглобинны күтәрә һәм кан тамырларында кислота-селте балансын яңадан тергезә, шулай ук кан составын да нормага китерә.

Ашказаны һәм эчәк авырулары булган кешеләрнең иван-чәй эчкәннән соң, ашказаны һәм матдәләр алмашыну процессы нормага килә. Моннан тыш, ул сару кайнаганда, эч киткәндә, тышка чыга алмаганда һәм дисбактериоз вакытында да ярдәмгә килә.

Әлеге үсемлек бик көчле антисептик буларак та кулланыла, шуңа күрә аны инфекцион авыруларны, шулай ук ялкынсыну процессын акрынайту өчен дә кулланырга киңәш итәләр.

Иван-чәй бәвел кудыру һәм үт куыгы эшендә ярдәм итә һәм су-электролит балансын яхшырта, йокыны нормага сала һәм артык борчылганда һәм киеренке вакытларда кешенең психик хәләтенә йогынты ясый, баш авыртуын бетерә.

Ул вирусларны юк итәргә сәләтле һәм аллергия белән көрәшә ала, яраларны һәм тән җәрәхәтләрен төзәтә, шулай ук авыртуны басар өчен дә кулланыла.

Зарары һәм зыяны турында

Бер айдан да ким булмаган вакыт аралыгында кулланганда ашказаны-эчәк системасы эшчәнлегендә барлыкка килгән функциональ үзгәрешләр булганда, тромбоз, тромбофлебит һәм варикоз авыруы булган кешеләргә иван-чәйдән ясалган эчемлекне куллану киңәш ителми. Шулай ук әлеге эчемлекне эчә алмаган һәм аллергия булган кешеләргә дә аны куллану тыела. Йөкле һәм имезүче хатын-кызларга иван-чәй эчү киңәш ителми.

Кайчан һәм ничек җыярга

Аның чәчәк ату чоры июнь азагыннан көз башланганга кадәр дәвам итә. Җыю өчен иң кулай вакыт булып июль ае санала, ягъни чәчәге яртылаш ачылган вакытта.

Үлән җыярга көн коры булганда барсаң яхшырак. Җыйганда яфракларына һәм чәчәкләренә зыян килмәгәннәрен сайларга кирәк, чөнки бу үсемлекнең авыру икәнен күрсәтә. Тамыры эчемлек ясаганда кулланылмаганга күрә, сабагын урта бер өлештән яисә җиргә якынрак урыннан секатор белән кисеп алсаң, яхшырак булачак.

Ничек киптерергә

Җыелган материалны караңгы бүлмәдә киптерәләр, учта уалар һәм өч литры ябык пыяла савытка салып ябып куялар. Аннары аның өстенә дымлы тукыма ябалар һәм 25 градус һава температурасы булган караңгы бүлмәдә нәкъ 36 сәгатькә калдыралар.

Килеп чыккан составны 95 градус температуралы духовкада даими болгатып торып киптереп бетерәләр. Нәтиҗәдә, коңгырт төстәге порошоксыман масса килеп чыга, нәкъ менә шуны чәй буларак кулланалар да инде. Әлеге составны пластик яисә пыяла банкаларда нык итеп ябылган килеш саклыйлар. Саклау урыны караңгы һәм салкынча булырга тиеш. Әгәр дә әлеге барлык шартларны да үтәсәгез, саклау вакыты өч елга кадәр булырга мөмкин.

Теләсә нинди дарулар, шул исәптән үләннәр куллану алдыннан табиб белән киңәшләшү мөһим.
Читайте нас: