Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
5 июль 2019, 15:54

Уфа бизнесмены Луиза Хәйруллинага адвокат яллаячак

Бер ай элек башкорт эшкуары һәм җәмәгать эшлеклесе Азамат Галин Хәйруллиннар тотылган очракта үз акчасына адвокат яллаячагы турында белдергән иде.

Кичә төнлә алар Казан шәһәренең бер фатирында табылды. Тиздән кассир Уфага китереләчәк һәм кулга алыначак.
Азамат Галин социаль челтәрләр битендә Луизаның тотылуы турында билгеле булгач та телефонының журналистлар шалтыратуларыннан янып чыга язуын әйтә.
— Без берничә адвокат белән сөйләшүләр алып барабыз. Мин вәгъдәмне үтәячәкмен, — дип язган бизнесмен.
Читайте нас: