Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
5 июль 2019, 11:05

Янәшәдә – чит планета вәкилләре!

Алар белән очрашканнар нәрсә турында кисәтә?Калифорния медицина колледжында профессор ярдәмчесе булып эшләүче доктор Лер җир кешеләренең чит планетада яшәүчеләр белән ниндидер элемтәләргә керүе турындагы хәбәрләргә башта скептикларча карый, ягъни ышанмый. Фәнгә бирелгән кешеләргә бу хас күренеш инде. Ләкин тормышта аны шушы вакыйгаларга карашын үзгәртергә мәҗбүр иткән хәлләр була. “Хәзер инде миңа киресен исбат итәрлек дәлилләр китермәсәләр, мин җирдә яралмаган затларга очрап торуымны уйлап яшәячәкмен”, – ди доктор.

Эш шунда ки, Роджер Лер төрле сәбәпләр белән үзенә мөрәҗәгать иткән пациент­ларының тәненнән сәер алты имплантант алган һәм шуннан бирле аны безнең урамнарда, шәһәрләрдә, гомумән, җирдә күпме кеше үзендә ят һәм шактый сәер предметлар барлыгын белми йөри икән дигән сорау борчый.
Чит планета вәкилләренең билгесез очкычларына (НЛО) эләккән җир кешеләре бу корабта үзләренең җентекле медицина тикшерүләренә һәм сәер операцияләргә дучар ителүе турында сөйли.
Чит планета вәкилләре тарафыннан кайчандыр урланган хатынның рентген сурәтендәге сәер күренеш­ләргә тап булуы турында бик абруйлы уфолог-тикшерүче сөйләгәч, доктор Лер бу юнәлеш белән ныклап кызыксына башлый. Белгеч сөйләвенчә, рентген сурәттә хатынның аякларындагы баш бармаклары арасында сәер тимерләр ачык күренә. Алар ниндидер хирургик инструментларга охшаган. Әмма хатынның авыру тарихында ниндидер операцияләр кичерүе турында бернинди язма да теркәлмәгән. Доктор Лер бу эш белән ныклап кызыксына башлый һәм пациенткага аягындагы сәер тимерләрне бушлай операция ясап алырга тәкъдим итә.
Табиблар кулына эләккән бу предметлар бик сәер эшләнгән имплантантлар булып чыга. Металл чыбыклар тегү энәсеннән дә юанрак түгел. Якынча бер сантиметр озынлыкта. Үзләре каты, кара-күк төстәге тышчалы һәм биологик тукымага охшаган. Бу масса йомшак тоелса да, искиткеч нык була, аңа сөякләрне кисә торган операция скальпеленең дә көче җитми.
Доктор Лер, утыз еллык хирургик тәҗрибәсеннән чыгып, кеше организмында мондый предметларны беренчегә күрүен белдерә.
Табиблар бу имплантантларны махсус лабораториягә җибәрә. Андагы экспертлар инде моңарчы шактый катлаулы табышмакларга да җавап тапкан булалар. Белгечләрнең алдан ясаган нәтиҗәләре бик сәер яңгырый һәм табышмакка җавап бирми. Ачыклануынча, тыгыз мембрана тышча металл стержень белән аерып алмаслык итеп тоташтырылган була. Ә үзәк үзе якынча егермеләп төр металл элементлардан тора. Моннан тыш, имплантантларда металл мыекчалар да була. Белгечләр аларны кешеләрнең тән тиресендәге һәм мускулларындагы нерв җепселләре белән тоташтырып тору өчен кирәклеген аңлата.
Иң кызыгы – бу кешеләрнең тәнендә бер операция эзе дә, җөй дә юк. Әлеге имплантантлар аларның тәненә ничек эләккән? Монысы тагын бер табышмак. Чит планета вәкилләре урлаган бу кешеләрнең тәненнән алынган әйберләрне электроника өлкәсендәге белгечләр дә тикшерә. Аларның гыйльми нәтиҗәләре тагын да уйландырырлык була.
Электрон микроскоп астында тикшерелгән имплантантлар микросхемага да, печатьләп ясалган платага да охшамаган. Алар безнең кешелек дөньясына әлегә билгесез ачышка охшап тора һәм кайдадыр, җирдәгегә караганда күпкә катлаулырак фән һәм техника үсеше булуы турында белдерә. Бу табыш биологик һәм электрон элементларның җирдә әлегәчә булмаган ысул белән тоташтырылуын раслый.
Билгесез сәер табышларга бәйле ыгы-зыгы тугач, Роджер Лерның хезмәттәшләре болай дип белдерә: “Доктор Лер – үз өлкәсендә зур абруй һәм хөрмәт яулаган хирург. Ул иң заманча яңа фәнни ачышлар белән таныш. Шул сәбәпле, ул тикшерелмәгән фактлар һәм ачышлар турында сөйләмәс иде”. Доктор Лер бу хакта хәбәр иткәч, берничә кеше аңа операциягә килергә теләк белдерә. Ни өченме? Чөнки бу кешеләр ниндидер медицина тикшеренүе үткәндә үзләренең тәнендә сәер предметлар барлыгын очраклы рәвештә ачыклаган була. АКШның Көнбатыш Колум­биясендә яшәүче Пэт Паринелло белдерүенчә, бу эш җир кешеләренең тәненә ул предметларның ничек килеп эләгүен һәм аларның ни өчен анда урнаштырылуын тулысынча ачыклау өчен кирәк. Әйткәндәй, Пэт Паринелло үзе дә доктор Лердан операция ясатырга җыена.
Доктор үзе дә, кемдәдер барлыгы ачыкланган бу ят предметлар кеше­ләрнең тәненнән алынырга тиеш, ди. Мондый операция кичергән пациентлар ахырда искиткеч җиңеллек, рәхәтлек тоя. Әйтерсең, үзләре белән идарә иткән билгесез һәм аңлаешсыз приборлар хакимлегеннән котылганнар.
Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
Читайте нас: